ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Роза Котельникова.

– Роза Абделхаковна, без туберкулезның куркыныч йогышлы чир икәнен беләбез. Бүгенге көндә ул нинди хәлдә?

– Туберкулез кеше һәм терлекләргә хас йогышлы чир. Ул организмда тукымаларда һәм органнарда, күбрәк үпкәдә үзгәрешләр китереп чыгара.  Нигездә һава-тамчы юлы белән транспортта, җәмәгать урыннарында, үзара һәм якыннан аралашу аша күчә. Авыру сулаганда, йөткергәндә, төчкергәндә микобактерияләр бүлеп чыгара. Ул ит, сөт, кондитер һәм башка ризыклардан да иярергә мөмкин. Шунлыктан туберкулез белән авыру кешене дәвалау учреждениесенә урнаштырырга кирәк.

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Лесхоз мәктәбе һәм Үрнәк балалар бакчасы базасында күчмә  семинар үткәрде. Мамадыш районының коллегалары Зөфәр Саттаров командасы белән килде. 

Үзенә бертөрле иҗади хисап булды бу. Башта Үрнәк балалар бакчасы тормышы белән таныштылар. Биредә тәрбияләнүче балаларның осталыкларын күреп сокландылар. Бакчага 50ләп бала йөри. Тәҗрибәле мөдир Һиндия Шәяхмәтова эшне оештыра белә.

Мөрәледән көрәш тренеры Марат Әхмәдиев үзенә бер кызыклы шәхес. Без ул тәрбияләгән көрәшче егетләрнең уңышларын күреп торабыз

Авылда вакытта анда тәрбияләнгән Урта Курсадан Рәниф Нурисламов яңа гына булып үткән Алабугадагы көрәштә чемпион калды. Сарай-Чокырча авылыннан Айдар Мөхәрләмов авыр үлчәүдә өченче урынны алды. 

Без Марат Әхмәдиевны редакциягә кунакка чакырдык.

– Күләгәдә калырга яратам, мине мактап язмагыз, – диде ул. – Хәзер аларның тренерлары башка. Рәниф педагогика көллиятендә укый, тренеры – Фәнис Зарипов. Айдар Үрнәктә, тренеры Илүс Әскәров. Егетләр ышанычлы кулларда.

Безне Саратов өлкәсенең  Татищево шәһәренә җибәрделәр. Менә шунда инде мәхшәр башланды

Урман эчендәге пунктка халык килә тора, фронтка китә тора, исәбе-хисабы юк. Ашау начар, палаткаларда торабыз, землянка казыталар. Палаткада салам тутырылган матрастан башка бернәрсә юк. Киенгән килеш йоклыйбыз. Бездә “җанварлар” да күбәйде.

Салкын көннәр җитте, кар яуды, палаткаларны кар кап-лый. Эчтән тишеп чыгабыз. Бер елга буендагы мунчага алып барганнар иде. Суык мунча, суык су, кереп юынырлык түгел.

Шулай итеп декабрь башына кадәр газап чиктек. Комиссия торгызып безне һава десанты частена алдылар. Декабрь ахырында поездга төяп алып киттеләр. Иваново өлкәсенең Киржач дигән станциясендә төшереп, тукучылар бистәсенә урнаштырдылар. Шуннан өйрәнүләр башланды. Парашют төзелешен, аны җыйнау тәртибен өйрәндек. Аэродромга алып барып самолетка утырталар да, парашютлар белән сикерәбез. Беренче сикерүдә бик куркыныч булды. Икенче сикерүдә алай ук түгел, өченчесендә тагын куркытты. Бу юлы парашютларны үзебезгә җыйдырттылар. Дөрес җыймасаң – бетәсең.

Узган җомгадагы сәхифәдә Наласа авылы халкын күтәргән вакыйга турында язган идем.

1981 елның 24 июлендә Казанка авылын тетрәндергән хәлләр моның белән чагыштырырлык түгел.

– Мин бу көнне иртәдән басуда идем, – ди авылның имам-хатыйбы Фәнәвил Мусин. – Коточкыч хәбәрне комбайннар янында вакытта ишеттем. Мин авылга кайтып җиткәндә халык умарта күчедәй тузгый иде...

Шушы көнге фаҗигадә 48 яшьлек әтисе Рәфкатьнең гомере өзелгән, хәзерге вакытта “Райтоп” оешмасында баш хисапчы булып эшләүче Сәрия Гарифҗанова әлеге аяныч хәлләр турында күз яшьләре аша сөйли.

– Мин Казандагы туганнарга кура җиләге илтә киткән идем, – ди ул. – Мин кайтканда әтинең, 14 яшьлек Рәфыйкның, яңа армиядән кайткан 21 яшьлек Илфатның гәүдәләрен коедан чыгарып сузып салганнар иде инде...

Аяз көндә яшен суккандай килеп чыккан, Казанканы гына түгел, бөтен районны күтәргән хәл болай була.

1988-1999 елларда Арча үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Илдар Камаловның вафатына бу ялда кырык көн була

Эшләре, гамәлләре белән матур эз калдырып киткән кешеләр турында матур итеп язасы да килә. Кызганыч без аларны кеше үзе исән чагында күрмибез, соңыннан гына искә төшерәбез.

“Банк урамының 41А йорты каршында күл, иртән подъезд ишеге төбенә кадәр килеп җитәчәк, мәктәпкә барырга чыккан балаларга көймә кирәк булачак. Ничә елдан бирле яз җитсә шушы йорт яныннан чыгып булмый. Узган җәйдә юл ясыйбыз, су җыелып тормаячак, диделәр. Барыбер әллә ни үзгәреш күренми”, – дип хат һәм фотолар җибәргән безгә Алия Һидиятуллина.

Икенче көн төш вакытында шушы адрес буенча киттек. “Мелиоратор”дагы иң соңгы тукталыш каршындагы йорт булып чыкты ул. Юл кырыенда ук. Ишегалдына үттек. Бернинди су күрмәдек. “Шушыны әйтәләрдер инде”, – дип гараж тирәләрен әйләндек. Анда чыннан да су җыелып тора иде. Тик хатта сүз күпкатлы йорт турында бара. Аптырап кире киттек.

Кайтышка безне тагын бер хат көтә иде. “Ул суны ирләр канау казып жибәрде, кичтән дә, иртән дә торак-коммуналь хуҗалыкка шалтыратып әйттем. Кичә планеркада бу мәсьәләне күтәрдек, дип җавап бирделәр. Сез килеп күргәнче ишегалдында су тотып булмый бит инде.  Ел саен безнең йортның подвалын су баса”, – диелгән иде анда.

Идарәче компания җитәкчесе Илдус Әһлиевка шалтыратып, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык. Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкара, аңлашылмаучылыкларга урын калдырмый торган җитәкче. Ни дияр икән?

ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:

1. «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме гаилә традицияләрен саклап калуга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән.  Конкурс 3 этапта уза:

- муниципаль этап 19.02.2020-30.03.2020 узачак;

- зона этабы 6.04.2020-11.04.2020 узачак;

- республика этабы 15.04.2020-15.05.2020 узачак.

 Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.

2. «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы тарихи аң һәм патриотизм хисен тәрбияләүгә, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс 2020 елның 19 февраленнән 20 апреленә кадәр уза. Барлык теләүчеләр 5 яшь төркемнәре буенча катнаша:

1 төркем - 1-4 сыйныф укучылары;

2 төркем - 5-8 сыйныф укучылары;

3 төркем-гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;

Казан кызы Люция  Әхмәтгәрәеваны язмыш авылга килен итеп төшерә. Гомерлек юлдашын очратып, Люция ханым 1981 елның җәендә тормышын авыл белән бәйли һәм хезмәт юлын мәгарифкә багышлый

Мәктәпне тәмамлагач, университетка  ике баллдан калып керә алмагач,  читтән торып укырга кереп, мәктәпкә эшкә урнаша ул. Мәктәп директоры үзен укыткан укытучы була. Люция ханым аңа бик рәхмәтле.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International