Орнашбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз абый Сабиров ара-тирә шалтыратып: “Энем, без районда ничәү калдык икән?” – дип сорый иде. Узган ел ул да вафат булган, урыны җәннәттә булсын.
Гаяз ага 17 яшьтә армиягә алына, сугыш юлларын узып, 8 ел 3 ай хезмәт итеп кайта. Озак еллар авыл Советы рәисе, Наласа сәүдә берләшмәсен җитәкли.
2005 елда, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 60 ел тулганда районда 350дән артык сугыш ветераны исән-сау булган. Бүген алар – нибары 19.
14 мартта район башлыгы Илшат Нуриев Зур Бирәзә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифҗан ага Шәфыйковка “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале, бүләк тапшырды. 18 ветеранга мондый бүләкләр тапшырылган иде инде. Шәрифҗан ага яңа гына хастаханәдән кайтты.
Ветеранны Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район Советы депутаты Рәүф Гыйлаҗетдинов та котладылар, алар да бүләкләр белән килгән.
оронавирус
Әле аптекага кергән идем, сүз уңаеннан: “Маскалар бармы?” – дип сорадым. “Юк”, – дип җавап бирделәр. “Нишләп юк? Шулкадәр алалар мыни соң аларны?” – дип сорыйм. Дөресен генә әйткәндә, маска сатып алганны да күргән юк. “Больницага, мәктәпкә барасы бар, дип алалар...” – диде сатучы.
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:
– Без бу мәсьәләләрне контрольдә тотабыз, – дип сөйләде. – Бүген кайбер илләр хәлендә калмас өчен бигрәк тә читкә кереп-чыгуларны контрольдә тоту аерата мөһим. Мин бигрәк тә мәгариф системасына мөрәҗәгать итәм. Хәзер каникуллар. Балаларның чит илләргә чыгуларын бөтенләй тыярга кирәк дип саныйм. Оештырылган төркемнәрне мөмкин кадәр чикләргә. Бүген вокзаллар һәм гомуми туклану нокталары бигрәк тә куркыныч тудыра. Әгәр дә килеп чыга икән инде, ике атналык карантин булачак. Бөтен дөнья бу системаны куллана. Мин муниципалитетларның башлыкларына мөрәҗәгать итәм – барлык мәктәп директорлары аңласын иде – җиңел караш булырга тиеш түгел. Без барлык саклану чараларын кулланырга тиеш.
Сәбәбе — спортзалда шөгыльләнгән вакытта тромб өзелү.
Хәтер
Ирек Җәүдәт улы республика күләмендә билгеле шәхес, зур оешма, җәмгыятьләрне җитәкләде.
Әтисе Җәүдәт Миңнәх-мәтовны Арчаның урта, өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли — ул биредә райпо системасында эшләде. Йорт башы кайда, гаилә шунда булганлыктан, туганнан, дүртенче сыйныфка кадәр Казан малае булып яшәгән Иреккә дә Арча егете булып яшәп алу насыйп булган. Арчада ул 4нче сыйныфтан башлап, В.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә, аннан, Арча педагогика көллиятендә укый.
2013 елда, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытында Ирек Җәүдәт улы “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында Арчаның 1нче мәктәбенә бүләк итеп кыйммәтле җиһазлар алып кайткан иде. “Арча минем өчен бик якын. Биредә балачактан яшүсмерлеккә күчкән чорым узды, якын дусларым булды. Арчаның 1нче мәктәбе кеше буларак формалашуда зур йогынты ясады. Көчле кешеләр, белемле укытучылар укыта монда, шартлар уңайлы. Үзебезне яшәргә өйрәткән җирләрдә ешрак булырга кирәк икән”, — дип сөйләде ул шул вакытта.
Сыйныф җитәкчесе Елена Герасимова әйтүенчә, Ирек Миңнәхмәтов сәләтле, тырыш укучы булган. “Мәктәп елларында ук Ирек Җәүдәт улы актив, оештыру сәләтенә ия, ярдәмчел, энергиясе ташып торган укучы булды. Тугызынчыны бетереп, Арча педагогика көллиятендә укыса да, сыйныфташлары белән бергә урта мәктәпнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, урта белем турында аттестат та алды ул”, — дип хатирәләре белән уртаклаша укытучы.
Файдалы һәм кызыклы
Бу сүзләрне 1999 елда Арчага кайтып яши башлаган Касыймов Рәшит Фәрхәт улы әйтә. Юк, ул профессор да, фәннәр кандидаты да түгел. Ул бары тик үзе эшләп, сынап караган әйберләр турында башкаларга да ирештерергә тели. Редакциягә дә шуның өчен килгән.
– Мин моның шулай икәнлеген көтмәгәндә инандым, – диде кунагыбыз. – Бервакыт өйдәге гөлләр үлә, хәлсезләнә башлады. Хатыным иптәш хатыны белән Новосибирск фәннәр академиясе уздырган “Сәламәт туклану – милләт сәламәтлеге” дигән конференциядә катнашкан. Ул шуннан гөлләр өчен биопорошок алып кайткан иде. Менә шуннан эремә ясап гөлләргә сибә башладык. Терелеп, ике атнадан чәчәк ата башлады болар. Шуннан үзем дә кызыгып китеп, институт белән элемтәгә кердем, “Россия кулланучылар җәмгыяте кешеләр өчен” дигән оешма әгъзасы булдым.
Арчада яшәүче Фәүзия апа Шәйхелисламовага 95 яшь тулды.
Бу уңайдан аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көзге культураларны күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш районнары керештеләр.
Мәсәлән, 2008 елда республика игенчеләре бу эшкә 28 мартта гына тотынганннар иде. Ул чакта шул вакытка көзге культуралар 1,3 мең га мәйданда эшкәртелгән булган, күпьеллык үләннәр – 0,1 мең га. Уңдырышлылык – 37,2 ц/га, тулаем җыем 6321,4 мең тонна булган иде.
Бүгенге көнгә республикада көзге культуралар 2,7 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 1,3 мең га. Быел көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, – күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.
Республикада шулай ук орлыкларны инкрустацияләү темплары арта. Бу эшкә беренчеләрдән булып Зәй һәм Кайбыч районнары кереште. Бүгенгә бу 1,7 мең тонна башкарылган.
Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралмасын өчен, оештыру-хокукый формага һәм милек формасына бәйсез рәвештә, оешма җитәкчеләренә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2020 елның 10 мартындагы 02/3853- 220- 27 номерлы тәкъдимнәре нигезендә профилактик чаралар күрү сорала.
Шәмәхә орлыклы бодай сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны профилактикалау өчен файдалы булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясенең Надира дип аталган шәмәхә орлыклы бодай сорты дәүләт сынавын уза. Бу сортны Арча районында үрчетә башлыйлар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Нурания Васыйлова сөйләде.
«Быел без беренче мәртәбә Татарстанның сорт участокларында шундый бодай күрәчәкбез. 2020 ел уңышы итеп үрчетү өчен шартнамә буенча Арча районы хуҗалыкларының берсенә беркадәр күләмдә орлыклар бирдек», – дип сөйләде белгеч.
Васыйлова сүзләренә караганда, шәмәхә орлыклы бодай ялгау юлы белән алынган. «Моңа кадәр беркүпме элегрәк Омскиның Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү инситутыннан (СибНИИСХ) шәмәхә төскә буялган азык бодае линиясен алган идек. Без аларны гибридлаштырдык һәм шәмәхә орлыклар белән яхшы комбинация килеп чыкты. Без бу сортны сынап карарга булдык, аның сыйфаты, уңышы, корыга, дымга чыдамлыгы – безне шулар кызыксындырды. Шулай итеп бу линия конкурслы сорт сынавына кадәр килеп җитте», – дип сөйләде ул.
Хәзерге вакытта хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештә формалаштыруга күчү гамәлгә ашырыла башлады (2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы "Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне электрон рәвештә формалаштыру буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон нигезендә).
2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен РПФда яңа хисап барлыкка килде. Бланк СЗВ-ТД дип атала.
Кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон формага күчү акрынлап һәм берничә этапта башкарылачак.
2020 елда кәгазьдәге хезмәт кенәгәләре калачак, ләкин кәгазь вариант белән бергә электрон вариантны алып барырга кирәк булачак. Хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны бөтен җирдә дә электрон рәвештә алып барырга кирәк булачак.