Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Хәзерге вакытта районда ун меңгә якын савым сыер исәпләнә. Аларның 5319ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Шәхси сөт терлекләренең 50 проценты гына, әмма, ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла, башка милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул күрсәткеч 75 процентны тәшкил итә.
Кече Чынлы авылында Мансур Шәйдуллин дистә елга якын сөт терлекләре тота. Бүген бу гаилә карамагында биш сыер бар, барысы да яхшы токымлы. Берничә атна элек кенә икесе бозау китергән. Сөтне дә мулдан бирәләр – тәүлеккә уртача 22 килограмм чамасы. Әле бу кыш айларында. Җәйгә чыккач аларның продуктлылыгы тагын да арта. Саву аппаратлар ярдәмендә башкарыла. «Элек елларда сыерлар асрау бик кыенга туры килә иде. Каплату вакыты җиткәч бигрәк тә. Төрле һава шартларына карамастан, сыерның башыннан тотып «колхоз» фермасына бара идек. Ясалма орлыкландыру эшенә Илгиз Сафиуллов керешкәч, маллар асрау бик җиңеләйде. Бер шалтырату белән үк «ашыгыч ярдәм машинасы» кебек килеп тә җитә. Үзе югары белемле мал табибы булганлыктан, файдалы киңәшләрен дә бирә. Без бик канәгать», – ди йорт хуҗасы Мансур Шәйдуллин.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.
Сара апаны 95 яшьлек юбилее белән котларга Хәсәншәех мәктәбе укучылары да килгән иде
– Сара апа, син бу кызларның әти-әниләрен дә укыткансыңдыр әле? – диде Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.
– Бик мөмкин, бик мөмкин, – диде ул елмаеп. – Күпләрне, бик күпләрне укыттым мин.
Сара апа Әхмәтова Балтач урта мәктәбен 1942 елда тәмамлый һәм туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый. Яшь кызга кырыгар укучылы сыйныфларда ач-ялангач укучыларны укыту гына түгел, авылдагы башка бик күп эшләрне башкарырга да туры килә. Агитатор да була, клуб эшендә дә ярдәм итә, сугышчыларга җылы киемнәр дә җыялар. Үзләре дә барлы-юклы яшәгән авылдашларыннан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм итәргә кирәк була.
Республикада “Бердәм Россия” партиясе комиссиясенең илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча киңәйтелгән утырышы булды
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Видеоконференция режимында үтте ул.
Видеоконференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Без сезнең белән бәхетле кешеләр, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Моңарчы мондый проектларны күргән булмады. Барысы да халык өчен. Вакыт бара – мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Арчада яшәүче 2 яшь тә өч айлык Сәйдә Йосыпованы
Израильдә хастаханәдә көтәләр. Әмма... аңа операция ясау өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк.
Мондый сумманы төшләрендә дә күрмәгән Алинә һәм Рәмис Йосыповлар тәмам югалып калган. Чөнки аларның бу хәлдән чыгу юллары юк: я чит илдә операция, я бала гомерлеккә коляскага утыра.
– Хәйрия фондлары белән эшлим мин. Тик алар тикшереп бетергәнче вакыт үтә. Шуңа изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык, – диде Алинә. – ТНВ каналы аша күрсәткәннән соң ярдәм кулы сузучылар артты. 31 мартта Арчада эстрада артистлары катнашында хәйрия концерты узачак. Аннан килгән акча да кушылачак. Тик... сумма зур шул.
Алинә белән Рәмис икесе дә Чиканастан. Өч ел йөргәннән соң өйләнешәләр. Беренче балаларын түземсезлек белән көтеп алалар. Рәмис исем дә уйлап куя – Сәйдә. Эх, бар нәрсә дә син дигәнчә генә барса икән.
Кәчедән 81 яшьлек Әлфия Хисмәтова быел өченче тапкыр әтисе һәлак булган урынга барырга җыена.
Казаннан 1800 километр ерак-
лыктагы Бөек Новгородка. Беренче тапкыр барып кайткач, әни шатланып төшемә керде. “Әлфия, мин сиңа бер әйбер бирәм әле”, – ди. Тик әти бер дә төшкә керми. Бу юлы баргач: “Әти, ник бер дә төшемә кермисең?” – дип әйтеп кайтам әле. Төшемдә булса да әтиемне күрәсем килә”, – ди Әлфия апа.
Әтисе Мингали Хөснетдинов 1939 елның башында армиягә киткәндер, ди ул. Өйләнгән була. Шул елның апрелендә Әлфия кызы туа. Бурятиядә, Кяхта дигән җирдә хезмәт итә. Аннан сугыш башлана.
– Безнең станция аша узабыз. Күреп каласылары килсә, килсеннәр, дип бер кешегә әйтеп тә җибәрә. Өлгермәгәннәр. Соңгы тапкыр авыл аша узуы булган әтиемнең, – дип искә ала Әлфия Хисмәтова. – Мин әтинең бер тапкыр булса да йөзен дә күрмәдем. Килен хәтер китабыннан исемен тапкан. 60 яшемдә генә шулай әтине белдем.
Алтынчы мәктәптә КВН гөрләде. Ул уен соңгы елларда Арчада бик популярлашып китте. Республикакүләм КВН ярышларында катнашып, җиңү яулаучыларыбыз да бар. Быел гына да педагогика көллиятеннән “Алсу” КВН командасы чемпион исемен алып кайтты.
Беркөнне яңадан КВН республика уенына сайлап алу туры үткәрелде. Анда Арча агросәнәгать көллиятеннән “Үрнәк”, мәдәният идарәсеннән “Чара”, мәгариф идарәсеннән “Илһам”, педагогика көллиятеннән “Арча кызлары”, “Татарочкалар”, “Патшабикә” командалары көч сынашты.
Кызлар һәм егетләргә өйрәнү өчен бары бер көн бирелгән. Шул вакыт эчендә алар сценарий төзеп, миниатюралар уйлап табып, ятлап, сәхнәдә күрсәтерлек итеп эшләргә дә тиеш. Сүз дә юк, бик аз вакыт һәм ул чыгышларда бик нык күзгә ташланды.
Шушы көннәрдә Халидә һәм Гакил Гәрәевлар, Мөслимә һәм Рәкыйп Зариповлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Шундый истәлекле дата уңаеннан бу ике парны Арча ЗАГСына чакырдылар.
Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Юк, төс-биткә генә түгел, күңелләре, кешеләр арасында тоткан урыннары, күркәм эшләре, үрнәк гаиләләре, тәрбияле балалары белән дә матур алар.
Гакил абый дәһшәтле сугыш чорында, 1943 елда әтисе сугышка киткәч Әлки районының Карамалы авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе исән-сау әйләнеп кайта, тик озакламый алган сугыш яраларыннан вафат була. Бөтен авырлык балалар өстенә төшә. Егет совхозда эшли башлый. Аннан армия хезмәте, тагын совхоз. Шунда аның күзе савымчы кыз Халидәгә төшә. Очрашып йөри башлыйлар. Бераздан гаилә дә коралар. Тормышларын ямьләндереп озак көттермичә кызлары Ландыш, аннан уллары Марат туа.
Бу юлы да алар Арча үзәгендә гүзәл затларыбыз идарә иткән машиналарны туктаттылар, чәчәк кибете ярдәме белән әзерләнгән лалә чәчәкләре бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бәйрәмебездә дә безгә бәйләнмәсәләр иде инде, диючеләр дә булгандыр. Чөнки кайберләре каршыга чыгып туктарга ишарә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп югалып кала. Әмма чәчәк бәйләмен күреп, котлау сүзләрен ишеткәннән соң, йөзләрендә шатлыклы елмаю барлыкка килә.