ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

Ата-ана өчен рәхәт заманнар булган икән, дип уйлап йөрим әле. Мәктәпне тәмамлаган баланың кая барасы укыган вакытта ул билгеле була иде.

Кемдер югары уку йортына, кемдер Үрнәктәге училищега китте. Фермага эшкә баручыларны да гаеп итүче булмады. Бер елны Иске Ашыт мәктәбен тәмамлаучылар сыйныфлары белән фермага эшкә килделәр. Һәр һөнәр мактау-

лы иде ул заманда.

Укытучылар ара-тирә әйтә иде: 21нче гасырда һәр кеше югары белемле булачак! Аптырап та куя идек: бар кеше югары белемле булгач сыерны кем савар, трактор-комбайннарда кем эшләр? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, кебегрәк килеп чыга бит инде бу...

Аны “Сөембикә” журналы редакциясе район хакимияте белән берлектә оештырды. Һәм беренче генә тапкыр да түгел. Өченче ел проект авторы, журналның баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова хатын-кызларыбыз белән очрашып, матурлык турында сөйләшү, үзара аралашу үткәргән иде инде. Бу шуның дәвамы булды дисәк тә ялгышмабыз.

Быел сүз 2021 ел модасы – яңа һәм шул ук вакытта онытылырга өлгергән элеккеге алымнар белән тулыландырылган мода турында барды.

– 19 гасыр ахыры һәм 20 гасыр башында татар хатын-кызлары ефәк тукымадан күлмәк кигән. Калфак модада булган. Хәзер дә калфак кия башладылар. Тик шуңа игътибарыгызны юнәлтәсем килә, онытмагыз, калфак ул кызлар өчен, балалы ханымнар өчен түгел. Шулай булып калсын да, – дип бераз аптырашта калдырды Рәмзия Кашапова.

Өч бүлмәле фатирны калдырып Кәчегә мунча кадәрле йортка кайтып урнаша алар. “Беренче йок-ламаган төнем шул булды, – ди Рауза ханым.

Әмма вакыт үтә. Бүгенге көндә Арчада болын кадәрле йортта үзләре генә яшиләр Рауза һәм Ринат Ибраһимовлар. Бер үзләре дип әйтү дөрес үк тә булмас, чөнки балалары, онык-лары аларга күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Шушы көн-нәрдә генә бу матур парның бергә яши башлауларына 55 ел булды. Үткәннәрне барлау өчен үзе бер гомер.

“Кечкенәдән  суын эчеп үскән туган авылым чишмәләре кайда гына йөрсәм дә, исемнән чыкмады”, – дип язган Гомәр ага Бәширов.

Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин:

– Яңасала авыл җирлегенә Яңасала һәм Каенсар авыллары керә. Үзенең “Җидегән чишмә”ләре, тырыш халкы белән дан тоткан, халкыбызның олуг әдибе Гомәр ага Бәшировны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы Хаҗи Фәтхуллинны, шагыйрь, мәгариф алдынгысы Илгиз Кадыйровны һ.б. күп шәхесләрне биргән җирлек бу.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча якташлыгы җәмгыяте очрашу кичәсе булды.

Ул ел саен оештырыла. Арчада туып-үсеп, читтә яшәүче якташларыбыз өчен очрашу гына түгел, аралашу кичәсе ул.

Бер күрешү үзе бер гомер, диләр бит. Казаннан читтә түгел, аның үзендә яшәүчеләрнең дә кайберләре шушы кичәдә очраша. Ишектән килеп керүгә үк күзләре белән танышларын эзләүчеләр, бер-берсен танып алгач кочаклашып күрешүләр шул хакта сөйли.

9 апрельдә район, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында язгы кыр эшләре планнарын кабул итү булды.

Бу көнне һәр хуҗалык вәкиле эш планы белән таныштырды. Гадәттә мондый җыелышларда чыгыш ясаучы күзен кәгазьдән алмый. Дөрестән дә, дистәләгән санны каян хәтерләп бетермәк кирәк.

Ә менә “Ватан” ширкәтенең баш агрономы, озак еллар шушы вазифаны  башкаручы, Татарстанның атказанган агрономы Габдрәис Рамазанов трибунага папкасын ничек ябык килеш алып менгән булса, шул килеш ачмыйча да алып төшеп китте. Кайсы басуга нәрсә чәчәсен, анда кем эшлисен, күпме, нинди ашлама кертәсен  яттан белә ул.

Бөтенроссия сәламәтлек көне 7 апрельдә бөтен ил буенча эстафета буларак үтте.

Безнең районда да иртәдән башланды ул. Кем тели шул һәм мәктәп укучылары Арча стадионына төште, район Мәдәният йорты каршына җыелды. Иртәнге сәгать 9да сәламәтлек эстафетасы – күмәк күнегүләр, биюләр башланды. Мәгариф учреждениеләрен үз кочагына алды ул.

Арча Боз сараенда шөгыльләнгән “Ястребы” командасының инде үз тарихы бар.

2009 елгы малайлар районда яңа төзелгән Боз сарае ачылганнан бирле (2014 елның декабре) хоккей белән шөгыльләнәләр. Беренче тренерлары – Артур Гәрәев. Казанда хоккей командаларында уйнаган егет. Алар узган ел мартта республикада иң көчле команда буларак танылып, Сочига Россия күләмендәге ярышка бардылар. Һәм Россиянең көчле командалары белән уйнап, Татарстанда “Ястребы” дигән лаек-лы команда барлыгын белгертеп кайттылар.

Узган атнада Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ул көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага җыелдылар. Аларны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Армия бездән башлана. Солдатын да, офицерын да, контракт буенча китүчеләрне дә без җибәрәбез, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Коллективта 19 кеше. Һәрберсе үз эшен яхшы белә, намус белән башкара. Хәрби хезмәткә чакыру буенча республикада беренче-икенче урыннан төшкәнебез юк. Бу бердәм коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

12 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе булып үтте. Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International