Республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе булып үтте. Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова. Аның максаты: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф - гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы - биюле уеннар, милли ризыклар аша балаларда туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.         Мәктәптә татар рухы хөкем сөрә: кунакларны каршы алучы әби белән бабай, чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба... үзеңне чын аулак өйдә кебек хис итәсең.

“Аулак өй” бәйгесендә  укучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылып барган халык уеннарын искә алдылар. Биредә мәктәбебезнең 8-10 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәреннән килгән танылган шагыйрәләр, тел, әдәбият галимнәре  белән көч сынашты. “Кызлар җыры” командасында: татар шагыйрәләре – Нәҗибә Сафина, Залия Нуриәхмәтова, Илзирә Вәлиуллина, Галия Гайнетдин, Руцилә Садриева. Жюрида утырган шагыйрәләр Йолдыз Шәрәпова, Фәүзия Солтан, Эльмира Нуруллина һәм  Гөлсәрвәр ярышны гадел бәяләделәр. Ә Рафинат Саляхов әдәби бәйгене милли моңнарга күмде. Яңа Кенәр мәктәбе укучылары үзләрен белемле дә, актив та, сәләтле дә итеп күрсәтте.

Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды. Нәтиҗәдә «Мирас» төркеме 157 балл алып җиңү яулады. Әдәби бәйге халык җырлары, тальян, курай моңнары белән үрелеп барды. Әлеге очрашу шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы тәэсир калдырды. Һәрбер катнашучыга мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы мәгариф идарәсе җитәкчесе  Рамил Данил улы Мөхәмәдияровның рәхмәт хатларын һәм истәлекле  бүләкләрен тапшырды.

«Аулак өй – баттл» бәйгесе укучыларга туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, татар әдәбиятына мәхәббәт уяту, бүгенге көндә иҗат өлкәсендә хезмәт итүчеләр белән танышу  өчен бик әһәмиятле чара булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International