Район башкарма комитетының хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча коррдинацион советының чираттагы утырышы район социаль иминиятләү фонды бинасында узды. Совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барган утырышта сөйләшү дә социаль иминиятләү, оешма, предприятиеләрнең фондка күчергән иминиятләү взносларының 20 процентын кире кайтарып алу мөмкинлеге (бәхетсезлек очраклары булмаганнар өчен генә) турында барды.