30 сентябрьдә Арча районында "Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арча беләм" квесты булды. Әлеге чара район балалары һәм яшьләре белән Арча тарихын өйрәнүнең мавыктыргыч һәм бик нәтиҗәле ысулы булып тора. Районда элеге квест беренче тапкыр үткәрелде. Квестта районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 26 бала катнашты һәм алар өч командага бүленде. Стартта һәр командага этапларны узу тәртибе күрсәтелгән маршрут кәгазе тапшырылды. Һәр этапта катнашучылар тарихи мәгълүмат һәм шулай ук биремнәрне дөрес чишкән очракта тарихи әһәмияткә ия булган бинаның фотосурәте салынган конвертлар алдылар. Соңгы этапта катнашучылар әлеге тарихи объектның тарихы турында сөйләделәр. Нәтиҗәләр буенча командалар арасында урыннар билгеләнде: 1 урынны -" Арча яфраклары", 2 урынны -" Арча шәкертләре", 3 урынны - "Тукай оныклары" командалары алды. Җиңүчеләрне Арча Укучылар сарае директоры Гиниатуллин Руслан Наил улы котлады һәм «Мин арча баласы» проекты логотибы төшерелгән грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. «Казан арты» тарих-этнография музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы иң актив өч катнашучыны билгеләп үтте һәм музей комплексына гаиләсе белән бару өчен сертификат тапшырды. Алар-Сикертән мәктәбе укучысы Солтанова Зәринә, Урта Курса мәктәбеннән Гарифуллин Галим һәм Ашытбаш мәктәбеннән Сабитова Азалия. Бүләкләү тантанасыннан соң барлык катнашучылар да «Мин Арча баласы» проекты гимнын башкардылар.