Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!

2021 елның 1 октябре, җомга

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык һәм канәгатьлек кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту еллары. Тарихи традицияләр һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән бүгенге – балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны барлыкка китердегез. Зур рәхмәт Сезгә!

Татар халкында “Олы-ласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән бик матур мәкаль бар. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы.

Кадерле апа-абыйлар, әби-бабайларыбыз! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин, матур көннәр телим, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Арча муниципаль район башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International