Бу турыда ничек дәшми каласың инде?! Татарстан төбәге буенча 5 кеше җиңгән, шуның 3се безнең Арча районыннан! Бу турыда бәлки белми дә калган булыр идек, Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова көнендә (22 сентябрь) хәбәр итмәсә.
.jpg)
– Безнең укытучыбыз – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзрахманованы бүген ТРның Дәүләт Советында бүләкләделәр, – дип шатлыгы белән уртаклашты Рәзилә ханым. – Быел диктантны алар апрель ахырында Арчаның 2нче мәктәбендә язды. Бөек Ватан сугышына багышланган “Җиңү диктанты” – халыкара тарихи диктант язып, Гөлназ безнең төбәктә җиңүче булды! Котлыйбыз!
.jpg)
Котлауларга без дә кушылабыз. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең әлеге халыкара ватанпәрвәр акциясе “Җиңү диктанты” быел өченче тапкыр үткәрелә. Бу акциягә 80 ил кушылган! Россиядә 15500 урында диктант язуны оештыралар. Татарстанда 160 мәйданчыкта 8000 кеше диктант яза, шул исәптән Арча районында да.
– Тест рәвешендә үтте ул, – дип сөйли Шушмабаштан Гөлназ Фәйзрахманова. – Сораулар һәм аларга дүрт төрле җавап – үзең дөрес дип тапкан җавапны сайлап аласың. Җиңел генә сорауларда да буталырга мөмкин. Максатыбыз акциядә катнашу иде. Башта хәтта шүрләтте дә. Җиңәрбез дип уйламаган идек. Минем өчен куанычлы җиңү булды ул. Төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашып торабыз. Җиңүләр дә бар. 2011, 2012, 2013 елларда “Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә өч ел рәттән грант оттым һ.б.
Без бу хәбәрне 22 сентябрьдә алдык һәм шунда ук сайтка да урнаштырдык. Озак та үтми Арчаның 5нче гимназиясенең тарих укытучысы Гөлнара Әхмәтханова ватсап аша безнең белән элемтәгә чыкты. “Әле яңа гына Шушмабаш укытучысы Гөлназ ханымның җиңүе турындагы хәбәрне укыдым да, безнең дә бит җиңүчебез бар, дип мактанырга булдым, – диде ул уены-чыны белән. – 2020–2021 уку елында мин җитәкләгән һәм мин укыткан 11 сыйныф укучысы Камилә Гатауллина шулай ук “Җиңү диктанты” җиңүчесе булды. Ул хәзер югары уку йортында укый”.
Мондый күңелле хәбәрләргә без бик шат. Җиңүләр булып торсын. Өченче җиңүче – Күкчә Бирәзә башлангыч мәктәбе укытучысы Сәрия Яруллина. “Мин 2020–2021 уку елында укыттым да быел лаеклы ялга чыктым, – дип сөйләде Сәрия ханым. – “Җиңү диктанты”н быел апрельдә яздык. Иң мөһиме катнашу иде, акциядән читтә калмадык. Җиңү турындагы хәбәрне ишеткәч сөендек. Казанга котлау тантанасына барып кына булмады”. Без Сәрия ханымга, Гөлназ Ильясовна һәм Камиләгә исәнлек-саулык, бәйгеләрдә катнашып торуларын телибез!
Җиңүчеләрне ТРның Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан буенча бүлек секретаре урынбасары Римма Ратникова котлады һәм бүләкләр тапшырды. “Җиңү диктанты”н оештыру дәрәҗәсе югары дип бәяләде ул.
Әлфия Сәгыйтова