Күңел үтте ялкын, ут аша

2021 елның 1 октябре, җомга

Рифат Җамал Арча районы Мирҗәм авылында туып-үскән. Бүген 1 октябрьдә 70 яшь тула. Сөбханалла, ә ул һаман егетләр кебек.

Рифат Җамалетдин улы Корбанов – шагыйрь, Һади Такташ премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. 1998–2001 елларда Казан ветеринария институты ректоры.

2002 елда Рифат Корбановны законсыз рәвештә ректор вазифасыннан азат итәләр. Аны шулай ук укытучылыктан да читләштерәләр. Корбанов үзенең гаепле булмавын суд аша исбатлый һәм эшенә кайта. Әмма ул яңадан эшеннән азат ителә. Бу карарның да дөрес булмавын исбат итеп, дәүләттән компенсация алуга ирешә. Менә нинди шәхес ул Рифат Җамал! Тормыш аны, шигырендә язганча, гаярь ир-ат итә.

Гомер елгасында

Баткан чаклар булды,

Тик шулай да,

Агымнарга ятып акмадым.

Тормыш булгач

Төрле хәлләр булды,

Тик шунысы хак – 

Сатылмадым hәм дә сатмадым.

Без якташлар исеменнән Рифат Җамалны юбилее белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, иҗат уңышлары, халкыбызның һаман да шулай гадел, кыю улы булып калуын телибез.Туган ягына гел кайтып тора. Иҗади кичәләрдә, очрашуларда катнаша. Туры сүзле, тирән фикерле, кызык-лы шәхес. Шулай бервакыт Носы мәктәбенә (ул анда укыган) очрашуга барыш. Юл буе Рифат Җамал белән сөйләшеп, гәпләшеп бардык. 

Әфәнде дип әйткәнне яратмый. Абый, апай, туган дип дәшкәнне якын итә.

– Рифат абый, сезнең көнегез ничек үтә?

– Минем буш вакыт юк. Менә әле кичә “Таяну ноктасы” тапшыруында булып кайттым. Үзеңне саклау темасына багышланды ул.

– Ә ничек үзеңне үзең сакларга?

– Бервакытта да пычак алдында калмаска. 

– Ә сезнең пычак алдында калганыгыз бармы?

– Өч тапкыр.

– Нинди вакытларда?

– Беренчесендә Казан ветеринария институтының терлек караучысы пычак терәде. Икенчесендә озын гына бер егет бер кызга бәйләнеп торганда ике арага кердем, өченчесендә Мари Илендә студентлар белән җәйге эшкә баргач, низаг килеп чыкты... Һәрвакыт баштагы компьютерны тиз генә эшләтеп алырга кирәк. Мин җиңәм дип әтәчләнмәскә.

– Сез нинди кеше?

– Кызыксынучан, шушы сыйфатым тормышта уңышларга китерде. Зарланырга яратмыйм. 

– Сез үлеп-бетеп яратып өйләндегезме?

– Үлеп-бетеп яратып өйләнгәннәр бергә озак яши алмый.

– Сез бүген дә гашыйк булучанмы?

– Әйе.

– Чын ир-атлар турында фикерләрегез? Нәрсә борчый?

– Мин бу турыда уйланам һәм борчылам. Чын ир-атлар бетеп бара. Бу фаҗига! Физик эш җитми. Физик эш кенә ирне ир итә. Утын яру, утын кисү... Хатын-кызлар ник авырта? Аларда ник онкология? Сөешү җитми... Элек рәхәтләнеп эшләгәннәр, рәхәтләнеп сөешкәннәр...

Ике арада әнә шундыйрак сөйләшү булды. Бервакыт Рифат Җамал Мирҗәмгә һәм Апаз авылына иҗатташ дусларын алып кайтты. Шунда шагыйрь, язучы, республиканың Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла болай дип сөйләгән иде: “Мин Рифат Җамалның ике юллык шигырен укып, яңа шагыйрь килгәнен аңладым. “Үтте гомер урысларга үпкәләп, марҗаларны үпкәләп”. Шушы ике җөмләгә татар тарихы кергән дә беткән. Көчле рухлы татар егете күз алдына килә. Бүген биредә олы язучылар утыра. Үз тирәңә шундый язучыларны тарта алгансың икән – син чын шагыйрь. Без теләсә кемгә тартылмыйбыз...”

Ркаил Зәйдулла усал тәнкыйтьче дә. Әмма ул шагыйрь турында җылы сүзләр генә әйтте.

Рифат Җамал: “Минем шигырь язганым юк. Ул каяндыр төшә, агып чыга”, – ди. Аның уй-кичерешләре йөрәгеннән саркып, шигырь юлларына күчкән.

 

Минем күңел

Тормыш мине гаярь

                                ир-ат итте,

Күңел үтте ялкын, ут аша.

Ә шулай да төпкел почмагында

Челтер-челтер хисләр -

                                            су таша.

Корымланды күңел, өтелде дә,

Карашлар да гүя кургаштан.

Корымнарын кырып карасагыз

Күз чагылыр күңел-кояштан.

Усалланды холык,

                        катты бәгырь,

Тормыш өйгән кат-кат

                                           еллларын.

Күңел күзләрегез күрә алса,

Бер нарасый сезгә елмаер.

 

Сиңа кайтам, Арчам

 Ир-егетне галәм тарта,

Тик еракка барсам,

Сагындыра туган туфрак –

Сиңа кайтам, Арчам.

Аңым камил, җилкәләр киң, 

Тик шулай да арсам, 

Җанга, тәнгә сихәт эзләп

Сиңа кайтам, Арчам.

Туган җирнең көчен тоям,

Бәлаләргә тарсам.

Шатлыкта да, сагышта да

Сиңа кайтам, Арчам.

Сиңа кайтам.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International