Узган җомгада “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән әлеге чарада 200дән артык райондашыбыз ГТО нормаларын тапшырды. Катнашучылар 7 төрле сынау аша уздылар: снаряд ыргыту, алга таба бөгелү, гер күтәрү, идәнгә ятып кулларны бөгү, урыннан сикерү, тартылу һәм йөгерү. Катнашучылар арасында, 9 яшьтән башлап мәктәп укучылары, студентлар, хакимият, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре бар иде.
Гөлнур Ниязова