Татар теленең киләчәге бармы?

2021 елның 1 октябре, җомга

2021 ел – республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Шул уңайдан районыбызда да әледән-әле төрле чаралар булып тора. Шундый чараларның берсе район үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде.

Татар теленең үсешенә бәйле сораулар буенча фикер алышырга мөхтәрәм кунаклар җыелды. “Арча хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча Укучылар сарае өстәмә белем бирү оешмасы укытучысы Рамил Мөхетдинов, “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, район методик берләшмә җитәкчесе Миләүшә Әүхәдиева актуаль сорауларга җавап эзләп, үзара әңгәмә кордылар. Җитди, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу булды ул. Очрашуга килгән һәркем үзенә ниндидер яңалык алып, күңеленнән генә нәтиҗә ясап утырды. Бигрәк тә педагогика көллияте студентлары өчен файдалы булды бу әңгәмә. Булачак укытучылар туган телне саклау һәм киләчәк буында татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү серләренә төшенде.

Ни өчен быелгы ел Туган тел елы дип игълан ителде? Ни өчен нәкъ менә быел әлеге өлкәдә зур эшләр эшләнә башлады? Районда милли телебезне үстерүдә нинди эшләр башкарыла? Туган телне саклап калуга бераз булса да мөнәсәбәт үзгәрдеме? Балаларның татарча сөйләшмәвендә кемне гаепләргә? Татар теленең киләчәге бармы? Әнә шул һәм тагын күп кенә сораулар буенча җанлы аралашу булды. Дамир Таҗиев туган телгә мәхәббәтнең “Әлифба”дан башлануын белдерде. “Гаиләдә татар телендә сөйләшмәсәк, укырга өйрәнүне “Әлифба” китабыннан башламасак, телебезне саклап кала алмаячакбыз”, – дигән фикер җиткерде ул. Татарныкы белән беррәттән латыш һәм фин Әлифбалары белән дә таныштырды Дамир Гыйлемшәехович.

“Кая гына барсам да, арчаларның татарча чиста, матур сөйләшүләренә сок-лану белдерәләр. Яшьләр өчен һәрдаим тәрбияви чаралар уздырылып тора һәм район яшьләре татар теле язмышына битараф дип әйтмәс идем мин. Барысы да үзебедән тора, дип саныйм”, – диде Ильяс Габделгазизов үз чыгышында.

Ашытбаш мәктәбе укытучысы Миләүшә Әүхәдиева фикеренчә, укучыга туган телнең асылын җиткерү өчен укытучы беренче чиратта үзе чын белгеч булырга тиеш. Дөрестән дә, һәрдаим үз белеме өстендә эшләп, укучы өчен өлге булып торганда гына, яшь буында милләтенә һәм туган теленә карата мәхәббәт тәрбияләнә.

Рамил Рафисович исә яшьләр “утырган” Инстаграм, Тик-ток кебек социаль челтәрләрне дә татар телле итү өстендә эшләүнең кирәклеген белдерде. Чөнки бүгенге яшьләр әдәби китап укуны түгел, нәкъ менә Интернет аша мәгълүмат алуны кулайрак күрә. “Татар басмаларының аккаунтларын карап барасыңмы дигән сорауга үземнең улым да “Нәрсәгә, анда бит кызык түгел”, – дип җавап бирә. Телебезне саклап калу өчен әнә шул татар аккаунтларын кызыклы һәм файдалы итеп алып барырга кирәк. Чөнки киләчәк буын әнә шуннан өйрәнә һәм шундагыны дөрес дип саный”, – дигән фикере белән бүлеште ул.

Газетабызның баш мө-хәррире туган телебезнең язмышы турында бик борчылып сөйләде. Ерак үткәннән мисаллар китереп, киләчәккә фаразлар корды ул. “Бүген шәһәр урамына чыксаң, татарча аралашкан кешеләрне сирәк очратабыз. Хәтта авылга да ышаныч юк, анда да үсеп килүче буын рус телендә сөйләшә башлады. Минемчә, татар милләте шәһәрләшкән милләткә әйләнсә, аны саклап калып булачак. Алай булмаган очракта, туган телебезнең киләчәге аяныч”, – дигән җөмләләр чыгышының иң уйландырырлык урыннары иде.

Чынлап уйланырлык сораулар күп. Биредә яңгыраган һәр фикер актуаль һәм дәвамлы эшләр сорый. Ә татар теленең киләчәге без – татарлар кулында кала бирә...     

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International