“Мобиль музей”да ДОСААФ тарихы

2021 елның 1 октябре, җомга

Узган атнада Арча ДОСААФына төркем-төркем мәктәп укучылары килде. Белем алыр өчен түгел, тарихи күргәзмә белән танышырга дип килде алар бирегә.

Республикакүләм “Мобиль музей” проекты узган елдан эшләп килә. Быел да районның ДОСААФ оешмасы район мәгариф идарәсе белән берлектә, әлеге проект кысаларында укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, тарихи күргәзмә оештырды. 

Арча мәктәпләрендә укучы 4-8 сыйныф укучылары

ДОСААФ бинасында күчмә музейны күрергә бик теләп килгәннәр иде. “Татарстан Республикасы ДОСААФының Мобиль музее” проекты күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышы еллары, Оборона оешмасы белән бәйле Советлар Союзы Геройлары, ДОСААФта белем алган бөек шәхесләр турындагы мәгълүматлар яктыртылды.

ДОСААФ хезмәткәрләре балаларны кичке 5кә кадәр тарихи үткән белән таныштырды. Чын мәгънәсендә музей кебек җиһазландырылган бүлмәдә экскурсия узды, аннан соң яшьләр кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Күргәзмәгә тупланган һәр экспонат теге яки бу дәрәҗәдә Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ) белән бәйле иде. Советлар Союзы елларында бирелгән кубоклар, Рәхмәт хатлары, фотоальбомнар, Геройларның фотосурәтләре, Бөек Ватан сугышы кырында табылган каскалар, савыт-сабалар, көнкүреш кирәк-яраклары, узган гасырның соңгы елларында юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру вакытында кулланылган “Вятка-20” аппараты һәм тагын күп кенә башка тарихи җиһазлар турында тәфсилләп сөйләнде. Безнең районнан тыш алдагы көннәрдә әлеге музей Кукмара, Алабуга, Балтач, Мамадыш районнарында да оештырылды.

Бай тарихлы ДОСААФ оешмасы 2022 елның февралендә 95 елын каршы алачак. Бүген исә яшьләргә патриотик тәрбия биреп, куелган бурычларны үтәп хезмәт куя ДОСААФ оешмасы.

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International