Районыбыз укучылары җиңү белән кайтты

2021 елның 1 октябре, җомга

Узган шимбәдә Казанда “Уенда бул” тэг-регби буенча мәктәп лигасы республика бәйгесенең финалы узды.

Тэг-регби – регбиның балалар өчен ярак-лаштырылган бер төре. Уен регбига караганда куркынычсызрак санала һәм туп та җиңелрәк. Уен барышында иң мөһиме – тизлек һәм координация, шуңа бер командада кызлар да, малайлар да катнаша ала.

Турнирда Татарстанның 10 районыннан килгән 18 команда арасында Арчаның 6нчы мәктәбенең 6–7 сыйныф укучылары һәм Яңа Кенәр мәктәбенең 4 сыйныф укучылары да бар иде.

Яшь спортчылар әлеге спорт төре белән берничә ай элек кенә шөгыльләнә башлаган, ә бүген инде уңышлары белән сөендерә. Командалар өчен әлеге ярышлар беренчесе булса да, әзерлекләре югары дәрәҗәдә. Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары 6–7 сыйныфлар арасында республика чемпионнары исеменә лаек булды. Балаларның, тренерларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Тэг-регби мәктәпләргә әле кереп кенә килә. Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары физик тәрбия укытучысы Фәнил Һидиятуллин җитәкчелегендә шөгыль-ләнә. Башта әлеге спорт төре белән ул үзе кызыксына, өйрәнә. Аннары аны укучыларга да тәкъдим итә. Балалар арасында башта берничә кеше генә кызыксынып китсә, соңрак аларга инде башкалар да иярә башлый. “Шулай итеп яхшы әзерлекле команда тупладык һәм беренче уеннарда ук җиңүгә дә ирештек”, – ди тренер. 10 кешедән торган команданы алда Бөтенроссия ярышлары көтә. Райондашларыбыз анда да сынатмас дип ышанып калабыз һәм җиңү яулап кайтуларын телибез!

Ә Яңа Кенәр мәктәбе укучыларына җиңүгә нибары бер адым кала. Алар 4–5 сыйныфлар арасында икенче урынга лаек була. Яңа Кенәр мәктәбендә балаларны тэг-регби буенча физик тәрбия укытучысы Рәмис Хәйруллин әзерли. Балаларның әлеге спорт төре белән бик теләп шөгыльләнүен билгеләп үтте ул. Командаларында 10 укучы – 2 кыз һәм 8 малай. Тэг-регби федерациясе махсус туплар һәм теглар (махсус билбау) белән тәэмин иткән. Ә шөгыльләнүләр спорт залында да, яшел чирәмдә дә уза икән.  “Быел мондый ярышлар беренче тапкыр үткәрелде. Әле май аенда гына шөгыльләнә башласак та, район ярышларында беренче урын алып, республика ярышларында катнашу хокукына ия булдык. Балалар кырда сынатмады”, – ди тренерлары Рәмис Хәйруллин.

Ике мәктәп укучы-ларының республика ярышларында яулаган уңышы – ул укучылар өчен генә түгел, мәктәп, район өчен дә зур җиңү һәм горурлык. Яшь райондашларыбыз әле бу җиңү белән генә туктап калмас, алда әле яңа җиңүләр һәм яңа уңышлар күп булыр, дигән теләктә калабыз. Афәрин, егетләр һәм кызлар!

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International