6 октябрь дә башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

 Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2021 елның 6 октябрендә оештыру күрсәтмәләре нигезедә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.

   Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учрежденияләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшеру, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс җибәрү планлаштырылган.

            Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International