Арча Укучылар сараенда спорт туризмы буенча Республика ярышларының 1 нче этабы узды. Ярышларда 20 муниципаль районнан 45 команда катнашты. Арча районыннан 3 яшь категориясендә командалар ярышты һәм уңышлы чыгыш ясадылар.