Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора.
Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы дип саныйм мин.
Хөрмәтле укытучылар! Сезгә нык сәламәтлек, яшәү дәрте, сабырлык, иҗади уңышлар телим. Таңнарыгыз – аяз, көннәрегез – якты булсын. Укучыларыгыз үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя! Бәйрәм белән!
Арча муниципаль районы башлыгы
И.Г.Нуриев