Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе.
Икмәк –тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышаныч билгесе.
Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмый, зур тырышлык белән, район, республика амбарларын алтын бөртекләр белән тулыландырды.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Без кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланып яшибез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән һәрчак тулып торсын.
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев