Укучылар прокуратурага килде

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Россия  прокуратурасының 300 еллыгын билгеләп үтү алдыннан район прокуратурасы бинасында Арчаның 5нче номерлы гимназиясенең өлкән сыйныфлар укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.

Очрашу барышында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров Россия проку-ратурасының төзелү тарихы, прокурор эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, прокурор практикасыннан мисаллар китерде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Озакламый мондый очрашулар районның башка мәктәпләре укучылары белән дә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International