Һәр төбәккә биредән чыккан олуг шәхесләренә карап бәя бирәләр.
Арча районында да күренекле, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләр бихисап. Шундыйларның бер өлешен укытучылар тәшкил итә. Һәр төбәккә биредән чыккан олуг шәхесләренә карап бәя бирәләр.
Арча районында да күренекле, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләр бихисап. Шундыйларның бер өлешен укытучылар тәшкил итә.
Укытучылар көне уңаеннан 2021 елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреаты Миләүшә Зарипова белән очраштык. Мөлаем ханымның мөгаллимлек эшендә озак еллык тәҗрибәсе булуы әллә каян күренә. Гадилек, сабырлык, тирән белем бөркелеп тора аннан.
Миләүшә Рафис кызы менә инде 35 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Хезмәт юлын районыбызның Яңа Кишет мәктәбендә башлаган булса, бүген Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Балаларга белем һәм тәрбия биреп, укытучы эшчәнлегенең һәр өлкәсендә югары сыйфатларга ирешә. Югары категорияле укытучы даими рәвештә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрә, фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда чыгышлар ясый. Мөгаллимә төрле бәйгеләрдә актив катнашып, һәрдаим алдынгы урыннарны яулый. Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучы” (2014), “Укытучы-остаз” грантлары (2017) иясе, Бөтенрәсәй “Авыл укытучысы” (2016), “Минем халкым, минем динем” (2018) һәм тагын күп кенә районкүләм бәйгеләрнең җиңүчесе ул Миләүшә ханым.
Иң зур җиңүләренең берсе – быелгы елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреаты булу.
– Әлеге премия – күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Тукай якташы һәм Тукай җирлегендә укыткан укытучы буларак минем бөтен эшчәнлегем дә әнә шул бөек язучы иҗатын барлау белән бәйле, – дип башлады сүзен Миләүшә Зарипова.
Ризаэтдин Фәхретдин исе-мендәге республика премиясе инде күп еллар дәвамында яшь буынны укытуда, тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә һәм милли мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен республиканың алдынгы педагогларына, мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә бирелә.
– 2017 елдан безнең мәктәбебез Габдулла Тукай исемен йөртә. Шушы исемгә лаек булу өчен күп эшләр башкарылды. Быел шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан мөһим чаралар уздырылды. “Без – Тукайлы халык” районара бәйгесенә 300дән артык эш килде. Безнең мәктәп тәкъдиме белән “Тукай геройлары минем янәшәмдә” исемле проект тормышка ашырылды. Ул укучыларның гамәли-сәнгать эшләрен социаль челтәрләрдә урнаштырып тавыш җыю форматында барды. Иң зур эшчәнлегебез – безнең мәктәп базасында республикакүләм “Габдулла Тукай укулары” үткәрелү. Быелгы укуларга барлыгы 200дән артык эш килде. Шуларның 120се икенче турга узып, республикакүләм унынчы “Г.Тукай укулары”нда катнашты. Болар әле эшчәнлегемдә урын алган чараларның соңгылары гына. Әнә шулай зур тырышлык куеп, һәрдаим үсештә булып эшләгәндә генә мактаулы исемнәргә, дәрәҗәле премияләргә лаек булып була, – дип уртаклашты Миләүшә Рафис кызы.
Чынлап та, горурланырлык эшләр, тарихка кереп калырлык мактаулы исемнәр. Эшендә уңышлар, яңа җиңүләр һәм алдынгы урыннар теләп, Миләүшә Зарипованы Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреаты булуы белән тагын бер кат ихлас котлыйбыз.
Гөлнур Миннебаева