Ничек тә җай табып, Арча стадионына төшеп киттем. Бер уңайдан табигатьне дә карап, хозурланып менәрмен дип. Көндезге сәгать 1 тулып килә. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (Вакыйф Харисов) оештырган көзге кросс әле башланмаган иде.
Ярышларны ачу өлешеннән соң Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев 40 яшькә кадәрле хатын-кызларны, исем-фамилияләрен әйтеп, старт сызыгына чакырды. Бер кат ыгы-зыгы булып алганнан соң, кузгалдылар! Инде хәзер финишка килгәннәрен көтәсе кала. Стадион әйләнәсе (1 км) зур ара түгел. Әнә, үзләре дә күренә башлады. Кем беренче булыр? Бар да шуны күзәтә. “Ләйсән беренче килә! Ләйсән! Арчаның 6нчы бакчасы тәрбиячесе!” – дип куаныштылар. Ләйсәнне беләләр. Ул ярышларда беренче өчлеккә керми калмый. Аның артыннан бер-бер артлы Арчаның 5нче гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина, Яңа Кенәр мәктәбеннән Алия Нургалиева килде. Йөзләрендә әйтеп бетергесез куанычлар иде. Башкаларда да – бу араны йөгереп үтүчеләрдә канәгатьлек хисләре сизелә иде. Чөнки кросста иң мөһиме катнашу – коллективның данын яклау. Өченче урынны алган яшь укытучы Алия Нургалиева Яңа Кенәр мәктәбендә химиядән укыта. “Шушмабаш мәктәбен тәмамладым, – дип сөйләде. – Шушмабаш авылында яшим”. Сүзгә Яңа Кенәр мәктәбе физик тәрбия укытучысы Зөлфәт Хәйруллин кушылды. “Тик тормас ул безнең, – диде. – Энергия ташып тора. Шуңа да шәп чаба!”. Уңышлар телибез яшь йөгерүчегә!
40 яшькә кадәрле ир-атлар дәррәү кузгалды. Баштан ук Наласа мәктәбе укытучысы Газинур Лотфуллин алга ыргылды. Стадион әйләнәсен бик тиз уздылар. Газинур тәки беренчелекне бирмәде! Икенче – Носы мәктәбеннән Нәҗип Нигъмәтҗанов! Өченче – Азат Нәгыймов, 6нчы мәктәптән!
40 яшьтән узган хатын-кызлар һәм ир-атлар 600 метр араны йөгереп үттеләр. Курса-Почмак мәктәбеннән Чулпан Шиһапова, Лесхоз мәктәбеннән Ләйсән Әхмәтова, Арчаның 2нче мәктәбеннән Илфира Ибәтуллина иң җитез йөгерүчеләр булдылар. Ә ир-атлар арасында Арчаның 7нче мәктәбеннән Фидәрис Зиннәтуллинга тиңнәр булмады. “Мин бит әле 40ның башында гына, безнең белән 60тагылар да йөгерде. Алар янында мин җитезрәктер инде”, – диде Фидәрис һәрвакыттагыча тыйнак кына. Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллинның да 1нче килгән вакытлары бар иде. Хәзер әнә, яшьләр үкчәгә баса. Шулай да ул икенчелекне бирмәде. Афәрин! Аның артыннан Арчаның 5нче гимназиясеннән Линар Камалиев финиш бирде.
Чират эстафетага җитте. Балалар бакчаларында эшләүче хатын-кызлар аерым чапты. Арчаның 7нче, 9нчы, 6нчы балалар бакчаларында эшләүчеләр иң җитезләр булып чыктылар. Аннан хатын-кызлар һәм ир-атлардан торган командалар катнаш эстафетада узышты. Арчаның 2нче мәктәбе, Арчаның 6нчы мәктәбе һәм Укучылар сарае командалары 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алдылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урын Яңа Кенәр мәктәбендә, 2нче – Укучылар сараенда, 3нче урын Апаз мәктәбендә иде.
– Көзге кроссны оештыруда булышкан Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев белән Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Фәнил Һидиятуллинга һәм кросс-та катнашучыларга да зур рәхмәт, – диде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – 2021–2022 уку елындагы Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында үткәрелә торган спорт ярышлары башланды. Уңышлар телим коллективка!
...Ә табигать дигәннән, Арча стадионындагы агач исе, искиткеч! Көзнең дә үз исе, хуш исе бар! Кросста катнашучылар да моны сизеп алды. Һәм: “Ничек килдек әле!” – диделәр.
Румия Саттарова