“Мин Арчаны беләм” уен-бәйгесе (квесты) укучыларга туган төбәк тарихын өйрәтү өчен файдалы һәм үзенчәлекле чара булды.
Аны Арча Укучылар сарае “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә әзерләгән иде. Танышу, командаларга туп-лану, старт өлеше Укучылар сарае бинасында узса, сынаулар катнашучыларны шәһәребезнең дүрт урынында көтә иде.
Районыбыз мәктәпләреннән җыелган 26 укучы 3 командага бүленеп көч сынашты. Стартта һәр командага этапларны узу тәртибе күрсәтелгән маршрут кәгазе тапшырылды. Әдәбият һәм сәнгать, “Казан арты” музейларында, үзәктәге манара янында һәм Укучылар сарае бинасы фойесында әзерләнгән сынауларны катнашучылар тиз һәм оста чиштеләр. Һәр этапта катнашучылар биремнәрне дөрес чишкән очракта тарихи әһәмияткә ия булган бинаның фотосурәте салынган конвертлар алдылар. Белемнәренә таянып катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, һәр тукталыш саен бәяләмә алдылар. Тукталышларда җыелган җавапларны командалар ахыргы тукталыш – “Казан арты” музеенда көтеп торган жюри әгъзаларына тапшырды, тарихи бина турында чыгыш ясады.
“Арча шәкертләре”, “Тукай оныклары”, “Арча яфраклары” командаларының һәркайсы Арча тарихын белүләре һәм бүгенгесе белән кызыксынуын күрсәтте. Иң көчле команда дип Арчаның 1нче һәм 3нче номерлы, Ашытбаш, Ташкичү, Лесхоз, Шурабаш, Шушмабаш, Урта Курса мәктәбе укучыларыннан тупланган “Арча яфраклары” командасы табылды. Икенче урында – “Арча шәкертләре” (Арчаның 2нче, 7нче, Иске Ашыт, Сикертән, Кушлавыч, Кәче, Яңа Кишет, Иске Чүриле, Яңа Кырлай мәктәпләре), ә өченче урында “Тукай оныклары” (Арчаның 5нче гимназиясе, 4нче мәктәбе, Сеҗе, Наласа, Яңа Кенәр, Утар Аты, Түбән Аты, Түбән Мәтәскә, Курса-Почмак мәктәпләре) булды.
Җиңүчеләрне Арча Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин котлады һәм “Мин Арча баласы” проекты логотибы төшерелгән грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова иң актив өч катнашучыны билгеләп үтте һәм музей комплексына гаиләсе белән бару өчен сертификат тапшырды. Алар – Сикертән мәктәбе укучысы Зәринә Солтанова, Урта Курса мәктәбеннән Галим Гарифуллин һәм Ашытбаш мәктәбеннән Азалия Сабитова. “Бүгенге бәйге миңа бик ошады. Сораулар авыр булды дип әйтә алмыйм, алар кызыклы иде. Үзебез өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алдык. Оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм”, – диде уку алдынгысы Галим Гарифуллин.
Бүләкләү тантанасыннан соң барлык катнашучылар да “Мин Арча баласы” проекты гимнын башкардылар. Татар телендә узган “Мин Арчаны беләм” бәйгесе Арча тарихын өйрәнүнең файдалы һәм нәтиҗәле ысулы иде.
Гөлнур Миннебаева