Геройлар почмагы ачылды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда районыбызның Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.

Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның хатыны Дания ханым, улы Марат, Илсур абый эшләгән “Татнефтестрой” предприятиесе җитәкчесе Иван Демидов, Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдуллинның улы Радик катнашты.

Тантаналы өлештән соң геройлар турында хатирәләр яңартылды. Соңыннан геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International