30 градустан арткан эссе көн.
Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов алдынгы комбайнчыларга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырып йөри. Комбайнчылар да илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр бит.
“Кишет” хуҗалыгы басуына җитәбез, комбайннар тузан туздырып ашлык суга. Шунда урман полосасы кырыенда самавыр кайнатып утыручы кеше күрдек. “Әнә безне чәй кайнатып каршылыйлар”, – дим, шаяртып. Хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин да шунда: “Ренат абый шундый киң күңелле кеше ул”, – ди.
Ренат Шәрәфетдинов Әтнәдән икән, үз “КамАЗ”ы белән ашлык ташый. Үзе белән самавыр да алып йөри икән, комбайнчыларны төрле үләннәрдән кайнаткан чәй белән сыйлый. Без дә авыз иттек.
– Мин 18 ел ерак юлларга йөрдем, – ди. – Анда самавырны калдырмадым. Юл буена туктыйм да, чәй кайнатам. Шулай бервакыт бер ак машина туктады. Аннан Туфан Миннуллин чыкты. Гаҗәпсенеп туктаган. Дәү помидорлар да алып килде, бергәләп чәй эчтек.