7 октябрьдә район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Ул Укытучы көне уңаеннан үткәрелде.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.
Мәгариф алдынгыларын, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешүчеләрне сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.
Район сәнгать мәктәбе әзерләгән чыгышлар бәйрәмгә ямь өстәде.