Гомер—бер мизгел ул

2013 елның 24 мае, җомга
Гомер—бер мизгел ул
Арчада яшәүче Факия Зәкиевага 75 яшь. Гомере буе стоматолог булып эшләп, районда ихтирам казанган табибә, булганына шөкер итеп, азга да сөенә белеп, ваклыкларга исе китмичә, балаларына, оныкларына куанып, тормыш иптәше Ислам ага белән исән–мин яши.
Иртәнге сәгать 4–5тә аяк өстендә инде ул. Иртә ята, иртә тора. Бүген бигрәк тә күңелле вакытлар. Таңнан бакчага чыгулар, чәчәкләр белән сөйләшүләр, аларга карап хозурланулар күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлекләр бирә. Ул бакча, чыннан да, яшәргә көч өстәүче сихри бер почмак. Бер төрле генә ага торган тормыштан туеп китсә, Арчаны бер әйләнеп кайта. Ә танышлар күп. 1962 елдан Арчада. Хезмәте дә халык белән эшли торган булды. “Факия апа җаным, син шул вакытта минем тешемне дәвалаган, сызлауларын баскан идең, бик зур рәхмәт сиңа”, дип, кочаклап та алсалар, дөньялар тагын да ямьләнеп китә.
Факия Кукмара районы Тарлау авылында ишле гаиләдә туып үсә. 11нче бала булып дөньяга килә. 1946 елда Шәмәрдәнгә күчәләр. “Әни Гыйльмиямал аз сүзле, бик сабыр, әти Хөсәен тапкыр сүзле, җиңел кеше иде, мин әтигә охшаганмын,— дип искә ала Факия ханым. — Әти, син акчалы бала булып тудың, дияр иде. Без янганбыз. Бер йортыбыз утырып калган. Хөкүмәтебез 10нан артык балалы гаиләләргә ел саен 2шәр мең сум акча биргән. Миңа, 11нче балага, 5 яшь тулганчы дәвам иткән бу. Ул акчага капка, койма, сарай эшләткәннәр, сыер сатып алганнар. Шуннан хәйран ныгып киткәнбез.”
Факия—сугыш чоры баласы. Кеп–кечкенә авыл өендә 11 бала. Әле шунда бозавы, сарык бәтиләре...Кышын сыерны өйгә кертеп, ашатып, савып чыгаралар. Идәнгә тезелешеп ятарлар иде. Мендәр, юрганга да кытлык. Ашарга юк. Күз алдына китерегез: өстәл артында 13 кеше. Әле шуңа әби–бабай да өстәлсә, тулы бер зур табын була. Михнәтне күреп үскәнгә Факия тормыштан ямь–тәм табып, сөенеп яши белә. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан медицина институтына имтиханнарны да “5”кә генә тапшырып укырга керә. Андыйларны тырыш, йөрәкле бала, диләр. Егетнең дә чибәрен, тырышын, югары белемлесен гомер юлдашы итеп сайлаган.
Җитәкче хатыны булып гомер итүләре җиңел булмагандыр. Балтачта туып–үскән Ислам ага урынлы җирләрдә эшли. Озак еллар Арча сөт комбинатын җитәкләгәнен беләбез. “Әтиләре иртүк эшкә чыгып китә, балалар йоклап кала, эштән соң гына кайта, балалар йокларга яткан була”,— дип сөйли Факия ханым. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерә алар. Балалар күбрәк әни тәрбиясендә була. Ул заманда автомат кер юу машиналары юк. Бер атнага җитәрлек 6–7 ак күлмәкне (аннан да күбрәк булырга мөмкин) юып үтүкләп кую-лары гына да ни тора?!
Хезмәтнең дә җиңелен сайламаган ул. Авыз куышлыгында үтә дә вак эшне башкаруның кыенлыгын стоматолог кәнәфиендә сизеп, аңлап утырасың. Гомер дигәнең авыруларның, тәмле сүз белән күңелләрен күреп, авыз куышлыгын, тешләрне савыктыру белән үткән. Олы ихтирамга лаек хезмәт.
Барлык белән яшәсәләр дә, балаларын азындырып үстерми алар. Киенүләр, ашау–эчү — барысы да кешечә. Балалар эшләп үсә. Бакча зур, иркен, эш фронты җитәрлек. Ә кышын чаңгыда, тимер аякта. Олы балалары Марат, Казан дәүләт университетының механика–математика бүлегендә укып, бүген төзелеш университетында укыта. Кызлары Фәридә Казан медицина институтын тәмамлап, гаиләсе белән Ульяновскида яши, балалар табибәсе. Әти–әниләренең хәлен белеп, кайтып торалар. Шулар куанычы белән яши өлкәннәр.
“Яшәү бер мизгел генә ул, матур итеп яшәргә кирәк,— ди Факия ханым. —Кешедән көнләшмә, гайбәт сөйләшмә, көнчелек чирләр генә китереп чыгара. Якыннарым, танышларым матур өй салса, мунча, түбә эшләсә, шуларны карап, шатланып кайтам. Сиңа кирәк кебек, башкаларга да кирәк бит ул уңайлык, матурлыклар, алар да куанып яшәсен”.
Факия ханымның бу сүзләренә бер соклансам, аның тәвәккәллегенә, батырлыгына хәйраннар калам. Аягы авыртып таякка гына калган безнең героебыз, яшем шактый инде дип тормаган, бер ел элек Чабаксарга җитди операциягә барган. Сөбханалла, бүген табибәбез таягын ташлаган, йөгереп йөри. Үзе әйтмешли, йөрәк картаймый шул.
Факия ханым! Ислам ага белән тигезлектә, балалар куанычы белән авыртмыйча озак еллар яшәргә язсын сезгә!
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International