Яңалыклар

2013 елның 24 мае, җомга
Казанда үткән “Тере чишмә” халыкара бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбенең Нияз Миннемуллин җитәкләгән агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары да катнашты. Ранил Хисамиев белән Фәнил Закиров өченче дәрәҗә лауреат, Олар Зохирджанов дипломант булдылар.

Балигъ яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Шушмабаш мәктәбендә 7—10 сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Әлеге чарада үзәк хастаханә наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов, район эчке эшләр бүлегенең балигъ яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча төркемнең өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина катнашты. Белгечләр яшүсмерләргә тәмәке тартырга, начар гадәтләр, хокук бозулар һәм җинаятьләр эшләргә ярамаганлыкны, аларны булдырмый калу турында сөйләделәр, законнарны аңлаттылар.

Районда сулыш юллары буенча йогышлы чирләр өлкәсендә әлегә тыныч, ди инфекционист Рәмзия Вәлиева. Ә менә агачларның чәчәк атуы, көчле җилләр күзләрдә аллергия, төрле вируслы, инфекцияле ялкынсынулар китереп чыгарырга мөмкин. Табиб урамда күзлек киеп йөрергә, күзлекләрнең яхшысын, “Оптика” кибетләреннән сатып алырга киңәш итә.

Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Булат Низамов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Яшь программачы” бәйгесендә җиңеп кайтты. Ул “Программа продуктлары” номинациясендә беренче урынны алды. Булатны һәм укытучысы Илнар Нуриҗановны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Булат куанып, беренче дәрәҗәдәге Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән туган мәктәбенә кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International