Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзен күргәндәй булдык
2013 елның 24 мае, җомга
Үзен күргәндәй булдык
21 майда Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат телекүпер аша очрашу үткәрде. Икенче тапкыр. Беренчесендә Саратовта хезмәт иткән якташларыбыз белән элемтәгә керсәләр, бу юлы Краснодар крае, Ейск шәһәрендә урнашкан 32161 номерлы хәрби частьта хезмәт итүче бердәнбер егетебез Рәсим Галимҗанов телекүпер аша әти–әнисе, туганнары белән очрашты.
— Арча районыннан 42 хәрби частьта 100дән артык кеше хезмәт итә, — диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. — Һәрберсенә хат җибәрдек. Солдатларга рухи яктан ярдәм күрсәтү, туганнары белән күрештерү максатыннан телекүпер үткәрергә тәкъдим ясадык. Берничәсе кабул итеп алды. Менә бүген бер очрашу үтте, димәк, киләчәктә дә телекүперләр аша күрешүләр булачак. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә каршы килүчеләр дә табылды. Шулардан Тамбов шәһәрендәге 54607 хәрби часть командиры анда хезмәт итүче якташларыбыз Б.Хөрмәтов һәм М.Чубаев турында уңай характеристика җибәрде. Эчтәлегендә күренгәнчә, егетләр хәрби хезмәт белән кызыксыналар, дисциплина ягыннан да контроль таләп итмиләр, кыю һәм ышанычлы булуларын исбатлыйлар.
Ә бу көнне Рәсим белән телекүпер аша очрашуга, күрешүгә әтисе Рөстәм, әнисе Наилә, сеңелләре, туганнары килгән иде. Рәсим Югары Бирәзә егете. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлекчәсен тәмамлаганнан соң узган ел көз армиягә киткән.
— Өч балабыз бар. Рәсимнән кала Надия белән Ания исемле кызларыбыз яныбызда. Хәзер бик рәхәт, улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз, — ди Наилә Галимҗанова. — Бүгенге очрашуны оештырган өчен хәрби комиссариат хезмәткәрләренә, шәхсән Алмаз Борһановка зур рәхмәт. Үзен күргән кебек булдым.
Бер ел вакыт тиз үтә, дисәң дә, әни өчен аның һәр көне бер елга тора шул. Наилә Галимҗанованың әнә күзләрен яшь пәрдәләре каплады. Агып төшкән күз яшьләрен дә ул яшермәде. Әмма бу сөенечтән. Ананың күзләренә кадәр шатлык утыннан ялтырый, ул “утны” бернинди күз яше дә сүндерә алмый.
— Улым, әйбәт хезмәт ит, командирларыңның сүзен тыңла, начар булма, безнең йөзгә кызыллык китермә. Алты ай калды, түз. Исән–сау әйләнеп кайт, — диде хатыны сүзен җөпләп Рөстәм Галимҗанов.
Телекүпер аша очрашуга шәхси состав белән эшләү буенча командир урынбасары подполковник Анатолий Коновалов та килгән иде. Ул Рәсим Галимҗановка уңай характеристика бирде, аның хезмәтеннән риза булуын белдерде. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын әйтеп үтте, шундый ул тәрбияләгәннәре өчен әти–әнисенә рәхмәтен җиткерде.
— Мондый очрашуларны без якташларыбызның ничек хезмәт итүләрен белү, контрольдә тоту, әти–әниләренә аларның исән–сау хезмәт итүләрен күрсәтү өчен оештырабыз. Мәктәптә егетләр башлангыч хәрби хәзерлек үтә. 10 сыйныфтан соң биш көнлек кыр сборларында катнашалар. Хәрби хезмәттә дә безнең йөзгә тап төшермәсләр дип ышанам, — диде Алмаз Бор-һанов һәм Анатолий Коноваловка телекүпер аша очрашу тәкъдимен кабул итеп алган өчен рәхмәтен белдерде, ә Рәсим Галим-җановка теләкләрен җиткерде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз