Улы кайтты авылына

2013 елның 24 мае, җомга
Улы кайтты авылына
Апаз мәдәният йортында “Сагынып һәм сөеп, янып-көеп, синең улың кайтты авылына!” исемле зур очрашу булды. РФ Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, профессор, академик, 40лап фәнни хезмәт авторы, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, авылдашыбыз Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин үзенең авылдашларын, укытучыларын сагынып авылга кайтты.
Гади авыл егетеннән мактаулы хакимият башлыгы, авыл хуҗалыгы министры, күренекле фән эшлеклесе һәм, ниһаять, РФның Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх абый авылыбызның горурлыгы. Аның һәркем белән тигез күреп аралашуы, әйткән вәгъдәсен үтәве, гозерләргә игътибарлы булуы, кулдан килгән яхшылыкны юмарт йөрәк белән ихластан эшләве безне сок-ландыра. Мәктәбебез төзелешенә керткән өлеше, авылыбызга иман нуры биреп торучы мәчетебез, зиратны төзекләндерү, күперне яңарту — шуларның ачык мисалы. Ул авылга еш кайта. Әти-әниләренең каберен зиярат кыла, авылдагы һәр яңалык белән танышып тора.
Мәһабәт гәүдәле, горур кыяфәтле авылдашыбызның җылы әңгәмәсе һәркемгә бик ошады. Балачагы, мәктәп еллары, студент чоры истәлекләре белән уртаклашты ул. Ирешкән уңышларының сере укытучыларын яратуда, белемгә омтылуда, хезмәтне сөюдә икәнлеген әйтте. Кешеләрне яратуын, үзе белән тигез күреп сөйләшүен зур хезмәт уңышларының нигезе дип саный. Үзенең 55 яшендә Казан финанс-икътисад университетын тәмамлап, икътисадчы белгечлеге алуы балаларны укуга өндәүдә ачык мисал булып тора.
Фатыйх абый яшьтән үк халкыбызның үткәне белән кызыксына. Аңа дөнья буйлап бик күп җирләрдә булырга туры килә. Һәрвакыт татар халкына бәйләнешле булган истәлекләр, тарихи язмалар туплый һәм ике кисәктән торган “От Атиллы до президента”, “Великие татары — строители и защитники Государства Российского”, “Татары и евреи” китапларын бастырып чыгара. “От Атиллы до президента” китабының беренче кисәгендә халкыбызның иң борынгы бабаларының куркусыз һәм тырыш булуы тасвирлана. Икенче кисәге диннәр тарихына багышлана. Дөнья буйлап чәчелеп урнашкан, моңа кадәр онытылып килгән татар уллары һәм кызлары батырлыгы турында аның икенче китабы. Өченче җыентыгы дөньядагы бөтен халыкларга бәхетле киләчәк теләп, бергә тату яшәүләренә өметләнеп, татарлар һәм еврейларның килеп чыгышларындагы бергәлекне тасвирлый. Бу очрашуга ул һәркемгә бүләк итү өчен үзенең китапларын алып кайтты.
Фатыйх абый мәктәбебез укучыларына зур ышаныч баглый. Алар арасыннан да зур шәхесләр, халкын яратучы батыр кызлар, уллар чыгачагына ышана ул. Фатыйх абый укучыларның күңелләренә бик якын булып, зур өметләргә, яңа батырлыкларга рухландырды. Татар халкының бөек тарихын торгызу кебек бик җитди, авыр һәм җаваплы эшкә нәкъ менә безнең авылдашыбыз алынуы очрашуда катнашкан һәркемнең күңелендә тирән горурлану хисе уятты. Без аңа барыбыз да бик зур рәхмәтле!
Алсу ФӘЙЗИЕВА,
Апаз мәктәбе укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International