Арчага боланнар кайтты

2013 елның 24 мае, җомга
Арчага боланнар кайтты
“Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин бик кызыксынучан, тынгысыз кеше. Ул табигатьне бик ярата, Сурнар урманчылыгында эшләгәндә гаять бай музей оештырган иде, ширкәттә дә бар андый музей.
Илнур Яруллин элеккеге машиналар коллекциясе туплый, алар арасында ярышлар оештыра, шуларның берсе белән Җиңү көнендә парадта да катнашты.
Менә тагын бер яңалык ишеттек: Илнур Яруллин боланнар алып кайткан. Аларны күрми калып буламы соң инде!
— Интернеттан карап белештем дә, улым белән Алтай ягына юл тоттык, — диде ул. — Өчне генә алырга иде исәп, иллене алырга туры килде.
Башта меңләгән километр ара үтеп карап кайталар, икенче юлы алырга баралар.
Боланнар күп төрле, болары нәфис Себер боланнары — Марал дип атала. Дөньядагы хайваннар арасында әлеге боланнарның мөгезеннән дә гаҗәбрәк әйбер юк. Алардан ясалган препаратлар ярдәмендә кеше организмы үзен–үзе торгыза. Маралның башка органнары дәва көченә ия.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та әлеге яңалык белән кызыксынды, эшмәкәрнең киләчәккә планнары турында сорашты.
— Агротуризм юнәлешендә эшләргә исәп, — диде Илнур Яруллин. — Калганын киләчәк күр-сәтер.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International