Авыл кешеләре белән матур

2013 елның 24 мае, җомга
Авыл кешеләре белән матур
Һәр авылның тырыш, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләре бар. Шушмабашта да күп андыйлар. Ләкин мини–пекарня булдырып, үз авылларына гына түгел, районыбызның төньяк зонасын, хәтта арчалыларны да тәмле пироглар, авызда эреп китәрлек гөбәдия, чәкчәкләр пешереп тәэмин итүче Нурия һәм Рамазан Вәлиевләр гаиләсе берәү генә.
Алар белән без район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыкларының “Авыл көне”ндәге очрашуында таныштык.
Нурия ханым 10 ел пекарняда эшләгән, пекарня ябылгач, тәвәккәлләп, үзләре тотынырга булганнар. Эш, кече эшмәкәр булып теркәлеп, 58800 сумга мич алудан башланган. Куркып кына тотынсалар да, бүген аларның үз дәрәҗәсе бар, кайчак заказга пешерү өчен тәүлектәге сәгатьләргә көч–хәл белән сыешалар икән. Вәлиевләрдә даими рәвештә 7 кеше эшли, җәйге сезонга тагын 3 кеше алалар. Хуҗалар үзләре дә, эшчеләре дә бер–берсен хөрмәт итеп эшли. Капка төбеннән үк чәчәк клумбалары арасындагы фонтан каршы алган нурлы йортта булдыклы кешеләр яшәве ерактан ук шәйләнә. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә, язын матурлык өләшүче бакча гөлләре чәчәккә бөреләнгән. Вәлиевләрнең эшчәнлеге безне башта күргәннәрдән алган тәэсирләрнең иң югары ноктасына алып менде дә, көне буена шундый кичерешләрдә йөртте.
Ә аларга кадәр без Илдус авылында Хәбибрахмановларның гаилә балалар бакчасында һәм Шушмабаш табиблык амбулаториясендә булган идек. 6 балалы Гөлгенә һәм Айдар Хәбибрахмановларның 4сен гаилә бакчасында тәрбияләү эшчәнлеге белән танышу, шуның өстенә йорт янындагы зур территориядә бакча, 4 баш сыер, 50шәр каз–үрдәк, чеби үстерүче гаилә-дәге үзара мөнәсәбәт, йорт эчендәге җылылык һәммәбезне әсир итте. Любовь Осина да: “Бу гади генә бакча түгел, ә мәхәббәт, наз, рухи бөтенлек идарә итүче бәхетле гаилә”, — дип бәяләде.
Күптән түгел Габделхәй Йосыпов ярдәме белән ныклап төзекләндерелгән амбулатория дә яңа сулыш белән каршы алды. Хәзер биредә авыруларны мөлаем йөзле, шифалы куллы табиблардан тыш стеналар да дәвалыйдыр, мөгаен. Элеккеге шыксыз бина якты, җылы, нурлыга әйләнгән.
Авылларның күрке — мәктәпләр. Авыл җирлекләре башлыклары авыл көн-нәрендә мәктәпләрдән дә үзләренә күп кенә тәҗрибә алып кайталар. Шушмабаш мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара иде, бинаның тышы гына түгел, эче дә шактый үзгәрешләр кичерә. Мәктәп яны тәҗрибә участогы — мәктәпнең горурлыгы, ел саен районда алдынгылыкны бирми. Быел участокта тагын үзгәрешләр бар: 150 төп роза утыртканнар.
Шекәдә мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер–акушерлык пункты бер бинада урнашкан, спортзал кичен клуб ролен дә үти. Биредә балаларга бакча яшеннән үк үзләренең бар эшне булдыра торган “шекә пәриләре” булулары белән горурлык хисләре тәрбиялиләр. Алар безгә биюгә осталыкларын да күрсәтте.
Шушмабаш балалар бакчасы нәниләренең кунакларны җырлап–биеп каршы алу гадәте бар. Бүген дә алар шул гадәтләренә тугры калды. Кунаклар исә 40 еллык тарихлы бакчаның эшчәнлеге белән танышты.
Шушмабаш авыл җирлегенә караган мәчетләр, зиратларның торышы һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Хуҗасыз, ташландык йортлар буенча да күп эш башкарыла: кайсыларын эзләп табылган хуҗалары төзекләндерә, кайсын сүтәләр, кыскасы, авылның күркәмлеге өчен кулга–кул тотынып эшлиләр.
Авылның Арча сөт комбинаты карамагындагы сөт җыю пункты ел әйләнәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Биредә сөтнең майлылыгы, тыгызлыгы билгеләнә, сортларга аерылып, сөт комбинатына озатыла. Авыл халкы аларның эшеннән канәгать.
“Авыл көне”нә йомгак Носы мәктәбендә ясалды. Авыл җирлеге башлыгы Фуат Сәмигуллинның җирлек эшчәнлеге турындагы чыгышыннан соң район башкарма коми-теты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев, район Советы аппаратының хокук һәм законнарны системалаштыру секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова, финанс–бюджет палатасының керемнәр буенча сектор мөдире Гөлшат Фазлыйәхмәтова, “Россельхозбанк”ның Арча бүлеге җитәкчесе Нияз Фәттахов катнашындагы киңәшмәдә 4 айлык күрсәткеч нәтиҗәләре, авыллардагы чисталыкның торышы, электр энергиясен экономияләү, салымнар түләү, банктан халыкка файдалы кредитлар бирү һ.б. мәсьәләләр каралды.
“Уңышларның бөтен хикмәте — җирлек башлыгы белән авыл кешеләренең, җитәкчелекнең килешеп эшләвендә”, — ди Рафил Исмәгыйлев.
Шушмабаш ягында без горурланырлык кешеләр белән очрашып, хезмәтләренә сокланып йөрдек. Ә аларга хөкүмәтнең дә, тирә–яктагы кешеләрнең дә ярдәме, хуплап торуы кирәк.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International