Син шәһәрнең матур булуын телисеңме?

2013 елның 24 мае, җомга
Син шәһәрнең матур булуын телисеңме?
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров бу көннәрдә әлеге сорауны оешма, предприятие җитәкчеләренә еш бирә. Җаваплар төрле.
Район электр челтәренең элеккеге җитәкчесе Илдус Шиһабетдинов (урыны җәннәттә булсын) тумышы белән Балтачтан иде һәм ул шунда яшәде дә. Менә шушы кеше берничә ел эчендә Арчабызны ямьләндерү, үстерү өчен шундый өлеш кертергә, якты эз калдырырга өлгерде ки, бүген дә аны сагынып сөйләргә, үрнәк итеп куярга туры килә. Аның җитәкчелегендә утыртылган агачлар инде күтәрелеп ,тирә–юньгә ямь биреп тора. Тик коллектив кына матур традицияләрне дәвам итә алмаган, быел хәтта бер генә төп агач та утыртмаганнар, булганнарына да игътибар юк.
Бүген Арчада бар яктан үрнәк итеп куя торган бердәнбер предприятие — “АСПК” акционерлык җәмгыяте. Аның башкарма директоры Вазыйх Бикмуллин муниципаль район башлыгы Алмас Назировны соңгы елларда кертелгән яңа технологияләр белән таныштырды, цехлар буйлап алып йөрде. Завод заманча сулыш белән яши, 40 төрдәге кирпеч җитештерә ала, продукция күләме арта. Территориядә, цехларда тәртип, әрле–бирле йөрүче кеше юк. Шунысы гаҗәп, балчык, ком белән эшләгән урында тузан әсәре күрмәссең!
“АСПК” акционерлык җәмгыяте коллективы үз территориясе янында ел саен йөзләгән агач утырта, анда инде урманчык күтәрелеп килә.
Элеватор, нефтебаза коллективларының да үрнәк булып торган еллары бар иде. Алар бүген сүнә барган йолдызны хәтерләтә. Икесендә дә әлегә территориягә кул тидерүче булмаган, буяулар уңган, рәшәткәләр сынган.
Район башлыгы аларның икесенә дә 3 июньдә кабат килергә вәгъдә итте, чөнки берәүнең дә шәһәрнең ямен алып утырырга хакы юк.
Азык, икмәк комбинатлары, районның элеккеге автохуҗалыгы территорияләренең торышы авыр тәэсир калдырды. Азык–төлек җитештерә торган урыннарда чисталык, тәртип кирпеч заводыныкыннан ким булырга тиеш түгелдер. Контроль органнарның боларны күрми йөрүе гаҗәп.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, башка бюджет оешмалары шәһәребезне ямьләндерүгә зур өлеш кертә. Аларның һәркайсында шактый эш башкарылган инде, әмма әлегә район башлыгын канәгатьләндерерлек түгел. Агач төпләрен эшкәртү, аларны тәрбияләү, ботакларын кисү кебек гади генә әйберләрне белмиләр. Хәтта агач утырту тәртибен дә әйбәтләп аңлатмаганнар, бер төпкә ике, өч, хәтта дүрт үсенте утыртып куючылар бар. Район башлыгы иренмәде, кулына көрәк алып барын да бәйнә–бәйнә аңлатып бирде. Мәктәптә дә өйрәнмәгәч, бала моңа тагын кайда өйрәнер соң?
Эшмәкәрләр арасында бик гаҗәпләре очрый. Урын биләп, анда нәрсәдер эшләгән кебекләр үзләре. Эшмәкәрне без аны, гадәттә, алдынгы карашлы, булдыклы кеше итеп күз алдына китерәбез. Ә моның территориясе ташландык, теләсә нәрсә аунап ята, коймалары ауган. Син иң беренче бинаңны төзекләндер, чистарт, агач, чәчәк утырт. Вәт булырсың эшмәкәр! Әлегә эшмәкәр дип түгел, эшлексез дип бәяләргә туры килә.
Район башлыгы өч көндә алтмыштан артык оешма һәм предприятиене йөреп чыкты. Аларның һәркайсында тәкъдимнәрен әйтте, кисәтүләр ясады. Соңгы бәя билгеләнгән вакыт узгач куелачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International