Сез барыбыз да беләсез, илдә һәм районда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять үтә катлаулы. Бүген күп кенә төбәкләр, шул исәптән безнең республика да чикләүләр режимын кире кайтарырга мәҗбүр. Чикләүләр спорт заллары, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре эшенә кагыла. Массакүләм чаралар үткәрүдә дә чикләүләр бар. 65 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлылар өчен изоляция режимы кертелде.
Безнең районда да коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны көннән-көн арта. Әлеге вирус белән халыкның барлык категорияләре дә авырый: балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә. Арча шәһәрендә авыру йоктыручыларны госпитализацияләү өчен тагын бер бүлек ачылды. Медицина хезмәткәрләре җитми, алар "кызыл зоналарда" тәүлек буе кизү торалар…
Боларның барысын күреп, мин халкыбыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз язмышы өчен, икътисад һәм социаль өлкәбез өчен чын күңелдән борчылам. Безнең барыбыз өчен дә җитди куркыныч тудыручы дошманга каршы көрәш дәвам итә. Һәм бу мәсьәләне хәл итү юлы бер генә – вакцина ясату. Бары вакцина ясатып кына без вирус таралуны туктата алачакбыз. Әйе, вакцина авыру йоктырудан йөз процент сакламый. Тик вакцина ясаткан кешеләрнең бер өлеше вируска тулысынча каршы тора алачак, ә чирләүчеләр авыруны җиңелрәк рәвештә үткәреп җибәрәчәк.
Мин дә, гаилә әгъзаларыбыз да прививка ясаттык. Райондашлар! Мин барыгыздан да мәкерле инфекция белән очрашуга әзерләнүегезне - прививка ясатуыгызны сорыйм. Вируска каршы башка юл юк! Вакцина ясатыгыз, шул вакытта без вирусны җиңәчәкбез!
Предприятие, оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәм. Сезгә куркыныч инфекция таралуны туктатуга юнәлтелгән барлык чараларны: социаль дистанция, битлек режимы, дезинфекция чараларын тайпылышсыз үтәргә киңәш итәм.
Кадерле якташлар!
Барыбызның да тизрәк гадәти тормышка кайтасыбыз килә, бары тик вакцина ясату гына безгә бу юнәлештә алга таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Исән-сау булыгыз!
Арча муниципаль районы башлыгы
И.Г.Нуриев