Аерылышыр вакыт

2021 елның 15 октябре, җомга

Әле кичә генә алар  шәһәр өстендә күкне каплап очып йөриләр иде.

Бүген инде чәүкә белән ала каргалар гына калган. Сүзнең кара каргалар турында барганлыгын чамалагансыздыр инде. Шунысы гаҗәп, көннәр матур тора, азыкка да кытлык юк, ә алар китеп тә барган. Ел да шулай, ә бит язын март башында ук кайтып җитә кара каргалар. Бу вакытта чын кыш диярлек бит әле, кар-буран, салкыннары да ярап торырлык. Тиздән чын яз киләсен белә кошлар.

Ел әйләнәсе безнең белән булган чыпчык-лар өй каршындагы чияләрдә “концерт” куя. Аларның ерак юллар узасы юк, “бала-чага” үсеп җиткән, тамак тук, “өс бөтен”. Әмма тиздән усал кыш килер, кар-бураннарда, зәмһәрир салкыннарда җан саклыйсы булыр. Безнең чыпчыкларның бу яктан артык зарланырлык урыннары юк, песнәкләр белән бергә кыш буе сыйлыйбыз без аларны.

Арча шәһәре янәшәсендәге күлдә аккошларны күреп хозурланабыз. Елдан-ел арта бара алар. Аккошлар да озакламый җылы якларга юл тотар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International