Фатир ачкычлары тапшырылды

2021 елның 15 октябре, җомга

Районыбызның 75 гаиләсе фатирлы булды. Арча шәһәрендә социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән ике йорт кулланышка тапшырылды.

Бакый Урманче һәм Максим Горький урамнарында 5әр катлы ике йорт ачылды.

Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Һәркайсы фатирлы булган гаиләләрне котлап, бәхетле киләчәк теләде. 

“Ел саен йорт тапшыру безнең матур традициягә әйләнеп бара. Районыбыз республика программаларының 37сендә катнашып бара. Социаль ипотека программасы буенча тагын ике йорт салырга планлаштырабыз. Шулай ук биредә сәүдә йорты һәм спорткомплекс салу да каралган”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

“Җитәкчебез Марат Зарипов һәм шәхсән үземнең исемнән әлеге программада катнашучыларны чын күңелемнән котлыйм. Яңа фатирларыгызда җылы һәм уңайлы булсын. Гаиләләрегез белән матур итеп яшәргә язсын”, – дип котлады Булат Гыйльманов.

Фатир ачкычлары һәр гаилә башлыгына кулларын кысып тапшырылды.  Ачкычлар тапшырганнан соң, ал тасма киселде һәм хуҗалар үз фатирларына уздылар. Якты, зур, иркен фатирлары өчен һәркем куанычын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“2019 елның апрелендә гариза бирдек һәм шул елның декабрь аенда ук Дәүләт торак фонды белән килешү төзегән идек, менә быел фатирлы да булдык. Безнең өчен бу бик тиз булды, чөнки кайберәүләргә әллә ничә еллар көтәргә туры килә. Әлеге йорт төзелә башлагач та, фатирыбыз шушыннан булса ярар иде, дип теләп йөрдем. Күрше йортта гына туганыбыз тора, якында гына балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр  – барысы да безнең өчен бик уңайлы”, – дип шатлыклары белән уртаклаштылар ике бүлмәле фатир хуҗалары Ләйсән һәм Динар Нурияздановлар.

Ә менә Сарай-Чокырчада яшәүче Ризәлә һәм Надир Сибгатулиннар өч бүлмәле фатирларын 2017 елдан бирле көтә. Бүген аларның куанычлары эчләренә сыймый. Ризәлә әлегә декрет ялында. Ике ул үстерәләр. “Арчада яшәр урыныбыз булгач, хәзер инде шушында килеп төпләнергә уйлыйбыз. Фатирыбыз бик ошады. Зур, иркен, якты, бар яктан уңайлы”, – диде яңа фатир хуҗабикәсе.

Кузнецовлар гаиләсенә бирелгән өч бүлмәле фатирны исә күрү бәхетенә ирештем. Яңа хуҗалар белән озак кына сөйләшеп утырдык. Гаилә корып җибәргәч тә Ләйлә белән Вячеслав Казанга китә. Тик анда озак яшәмиләр, аларның күңелләре туган якка тарта. Арчага кайткач, уртак фикергә килеп, әниләре янәшәсендә яши башлыйлар һәм 2015 елда социаль ипотека буенча фатир алырга гариза бирәләр. Рәсми рәвештә Дәүләт торак фонды белән килешү төзү 2019 елда була. “Безнең өчен бу бик көтеп алынган шатлык. Сатырга да, кешене яшәтеп торырга да түгел, үзебез төпләнеп яшәргә дип алынган фатир бу. Улыбыз һәм кызыбызны исән-сау үстереп, тигезлектә яшәргә язсын. Әлеге программаны булдырган республика җитәкчеләренә, һәрдаим яшьләргә ярдәм иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җитке-рәбез”, – диде алар.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International