16 октябрьдә район Мәдәният йортында үзбәк кардәшләр үз Президентларын сайлауда катнашты.
Районыбызда сайлау хокукы булган 92 Үзбәкстан Республикасы гражданнары яши. Алар өчен республика җитәкчесен сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Район Мәдәният йорты фойесында иртәнге 8дән 11 сәгатькә кадәр күчмә сайлау участогы эшләде. Биредә, гадәттәге участоктагы кебек үк, сайлау кабиналары, кандидатлар турында мәгълүматлар язылган стенд та куелган иде. Кардәшләрнең милли көйләре яңгырап торды. Тавыш бирергә килгән үзбәкләр Туган илләреннән еракта үз Президентларын сайлауда катнашу мөмкинлеге биргән өчен арчаларга рәхмәт хисләрен белдерделәр.