Халык санын алу бара

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланып китте. Безнең районда да   112   хезмәткәр бу эш белән шөгыльләнә. Халык санын алу кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Сез үзегез дә мәгълүматларны түбәндәге даими  участокларга 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр килеп бирә аласыз:

Арча шәһәрендә

Совет мәйданы, 17 йорт, район Мәдәният йортының 2нче каттагы методистлар һәм режиссер бүлмәләре;

Вагыйзовлар урамы,11 йорт, мәгариф идарәсе, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Вагыйзовлар урамы, 14 йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Галактионов урамы, 26а йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, 1нче бүлмә;

 Һ.Такташ, 58 йорт, күпфункцияле үзәк, 1нче кат, методистлар, директор бүлмәләре;

Авыл җирлекләрендә

Иске Чүриле авылы, Яңа урам, 52 йорт, мәдәният йортында урнашкан   Иске Чүриле авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Урта Курса авылы, Яшьләр урамы, 13 йорт, мәдәният йорты бинасында урнашкан Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат;

Түбән Аты авылы, Үзәк урам, 37 йорт, мәдәният йортында урнашкан Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 3нче бүлмә;

Курса-Почмак авылы, Үзәк урам, 1 йорт, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте административ бинасы,  2нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Үрнәк бистәсе, Лесная урамы, 44а йорт, Үрнәк авыл җирлеге административ  бинасы, хисапчылар бүлмәсе;

Түбән Мәтәскә авылы, Тукай урамы, 2 йорт, Иске Кырлай авыл җирлеге  административ бинасы, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 3 йорт, Яңа Кырлай авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Ашытбаш авылы, Г.Тукай урамы, 19 йорт,  мәдәният йортында урнашкан Ташкичү авыл җирлеге административ бинасы, 2нче кат, 2нче бүлмә;

Шушмабаш авылы, Мәктәп урамы, 1б йорт, Шушмабаш авыл җирлеге административ бинасы, 1 кат, хисапчылар бүлмәсе;

Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 10 йорт, Яңа Кенәр авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә.

Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт

 күпфункцияле үзәк, дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр,   сишәмбе –  9дан 20 сәгатькә кадәр, шимбә 8дән 13 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International