Җиңәбез, дип баралар...

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Арча районы волейболчылар командасы тренерлар Рәшит Сафин һәм Тәлгать Әхмәтов җитәкчелегендә Зәйгә ярышка бардылар.

2007-2008 елгы кызлар командалары “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында ярыштылар.

14 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр республиканың 15 командасы арасында кискен ярышлар барды. Спортчылар Арча, Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Буа, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Теләче, Чистай, Чирмешән, Биектау, Зәй районнарыннан килделәр.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә. 1нче урын Буа командасында, 2нче – Теләче командасы, 3нче урын безнекеләрдә – Арча командасында. Әтнәләр – 4нче.

Ярыштан кайткач, тренерлар, уенчылар белән сөйләштек.

– Безнең районнан ярышка кызлар җыелма командасы барды, – дип сөйләде тренер Рәшит Сафин. – Республиканың көчле командалары очрашты. Уеннар бик каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Соңгы вакытта гына да безнең җыелма команда Арчада, Әтнәдә үткәрелгән ярышларда якын-тирә район командалары белән очрашты. Икесендә дә, барысын да җиңеп, 1нче урынны алдык. Әлеге Зәйдә үткән ярышта Казанбаштан Рәзилә Рәхимова иң яхшы уенчы исеме алды. Молодец, волейболны шәп уйный. Гомумән, бездә начар уенчы юк, бар да җан-фәрманга тырыша. Дүрт көн барган ярышларда ничек уйнаганны әйтеп үтәм. 14 октябрьдә Арча командасы Алабуга командасы белән очрашып, 2:0 исәбе белән җиңде. 15 октябрьдә безнекеләр Сарман командасы белән уйнап, тагын җиңү яулады (2:0). 16 октябрьдә Арча командасы Менделеевск кызлары белән уйнап, көндәшен 2:1 белән җиңде. Шул ук көнне ярымфиналда безнекеләр Теләче белән очрашып, 1:2 исәбе белән җиңелде. 17 октябрьдә финалда Арча командасы Әтнәләр белән 3нче, 4нче урыннар өчен уйнап, 2:0 исәбе белән җиңде. Теләче белән Буа 1нче, 2нче урыннар өчен уйнады. Буа җиңде.

– Мин өченче урын белән канәгать түгел, – диде Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Тәлгать Әхмәтов. – Без 1нче, һич югы 2нче урынны ала торган команда. Ярышка шундый рух белән бардык та. Җыелма командада Яңа Кенәр мәктәбеннән Илзөя Надершина, Диана Корейкина, Адилә Хәйруллина, Зөбәйдә Гарифуллина уйнады. Әле кайчан гына үткәрелгән ярышларда (Кукмара да, Теләче дә килгән иде) барысын да җиңдек бит! Ә монда Теләчедән оттырдык. Нишлисең инде: уен! Менделеевск командасы белән уйнау бик авыр булды. Ашамаган килеш уйнау да хәлне алды. Балалар бит әле: 2007–2008 елгылар гына. Ашамыйбыз, ахырдан, диделәр. Ардылар...

Иң яхшы уенчы исемен алган Рәзилә Рәхимова: “Мин волейбол белән Казанбаш мәктәбендә шөгыльләнәм, – дип сөйләде. – 8нче сыйныфта укыйм. 14 яшь. Тренерыбыз Арчадан Рәшит Сафин. Рәшит абый иң яхшы тренерларның берсе, дип уйлыйм. Ул безгә волейболның бөтен нечкәлекләрен әйбәтләп аңлата, өйрәтә. Зәйдә ярышта катнашкан 8 уенчының 4се Яңа Кенәрдән һәм 4се Казанбаш мәктәбеннән. Зәлия Мәрдәнова, Сөмбелә Ваһапова, Гүзәл Вәлиева һәм мин – барыбыз да Казанбаш мәктәбеннән. Яңа Кенәр кызлары белән безнең көчләр бер чама. Зәйдә үткән ярышта 1нче урынны алырга бик тырышмакчы идек, ләкин барып чыкмады. Ярымфиналга чыкканда шактый арылган иде. Аңарчы без бик көчле командаларның берсе Менделеевск командасы белән уйнаган идек, шул ярышка бөтен көчебезне куйдык. 2:1 белән җиңдек.  Киләсе ярышларга без тагын да тырышып әзерләнербез. Алда әле 2006–2007 елгы волейболчы кызларны тагын республика күләмендәге ярышлар көтә. Сынатмаска исәп”.

– 3нче урын кәефне төшермәдеме?

– Юк, урын алуыбызга без бик шат...

Әлбәттә, республика күләмендә өченче урын да яхшы күрсәткеч. Команданы котлыйбыз! Җиңүләр алда күп булыр әле! Уңышлар!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International