Редакциягә актив хәбәрчеләрне җыйдык. Алай күп җыелмадык, чөнки коронавирус белән бәйле кагыйдәләр рөхсәт итми. Чәй өстәле янында җылы очрашу булды ул.
Иң беренчеләрдән булып шау-гөр килеп Гөберчәктән Халидә Габидуллина килеп керде. Халидәнең авыл кешеләре турындагы язмаларын газета укучыларыбыз яратып укый. Шулай ук ул язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге геройларның исәннәре, туганнары белән очрашып, укыла торган кызыклы мәкаләләр дә яза.
Газетабыз сайтына бер җырчы турында әллә ни кызыклы булмаган әңгәмәне куйгач, гади хезмәт кешеләре турында язарга кирәк, дип сүгүчеләр булды. Дөрестән дә шулай, телевизорны ачсаң да, тапшырулар я футболчы, я җырчы турында булыр. Минем иптәшем дә: “Бер дә савымчы турында сөйләмиләр!” – дип әйтеп куя. Кайда ул гади хезмәт ияләре?! Савымчы, механизатор, пешекче, слесарь...
Ә Халидә әнә шулар турында яза. Язмаларын кызыклы итеп башлап китә ул. Башын укыгач, ахырына җитмичә туктамыйсың. “Сыерны суйдылар, үземне аттылар” язмасын мондый юллар белән башлап китә. “Узган ел “Урманда туган малай” мәкаләсен язган идем. Язма герое Мөдәрис абый белән әле дә элемтәдә торам, телефоннан сөйләшәбез. Бер сөйләшкәндә: “Сеңлем, абыйлар белән булган бер вакыйганы сиңа сөйлисем килде әле”, – ди бу...”. Тизрәк Мөдәрис абый сөйләгәнне укыйсы килә... Менә шундый хәбәрче ул безнең Халидә. Теманы таба һәм гади кешеләрне сөйләштерә белә. Ул гынамы, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша һәм җиңә дә. “Кара төннәр яктысы” дигән повесть та язды.
Әнә шундый актив хәбәр-челәребез җыелып беткәч, көндезге сәгать 10да очрашуыбыз башланып китте. Башта редакция тормышы белән таныштылар, хатлар һәм авыл тормышы бүлегендә булдылар, материалларның ничек туплануы, язмаларның ничек битләргә салынуын карадылар. Аннан түгәрәк өстәл янына җыелдык. Очрашуны баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин башлап җибәрде. Ул газетабызга даими язып торган хәбәрчеләргә рәхмәт әйтте, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләде. Авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов, кызыклы хатирәләрне яңартып, авыл хәбәрчеләре белән сөйләшеп утырды.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай “Сөй гомерне” шигырендә:
“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын”, – дип яза.
Халыкның дөньясын сөйсәң генә чын язучы, көчле журналист, яхшы хәбәрче булып була торгандыр ул. Башкача була да алмый. Язасы героеңның эчке дөньясын ачу шактый четерек-ле мәсьәлә. Тел ачкычлары табып, сөйләштерә белү – менә монысы инде осталык! Безнең авылдашларының гыйбрәтле язмышлары, авыл тарихы турында эзләнеп, өйрәнеп, кызыклы мәкаләләр язучы хәбәрчеләребез дә бар. Шундыйларның берсе – Кәче авылыннан Фоат Закиров.
Матбугат дөньясында газета укучыларыбыз хәбәрләре, алар язган мәкаләләр бик тә әһәмиятле. Хәбәрчеләребез редакциягә килеп керсә дә, күңелле булып китә. Алар безгә яңа сулыш алып килә. Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче, балаларны шашка уйнарга өйрәтүче Хәйдәр Зәйнуллин безгә еш керә. Очрашуга да килде ул. Үзе дә: “Редакциягә керсәм, күңелләр үзгәреп китә”, – дип сөйли. Күп очракта без балалар дөньясы турында сөйләшәбез. Ул үзенекен, без үзебезнекен сөйлибез. “Бигрәк тә ир балаларны эш, спорт белән тәрбияләргә кирәк. Авыр тәрбиягә бирелгәннәрне бары тик футбол, хоккей, я булмаса башка төрле спорт уеннары гына җиңә ала!”, – дигән уртак фикергә киләбез.
Арча районыннан чыккан күренекле кешеләр турында язучы Шәфигулла Гарипов нинди игелекле эш башкара! Теге яки бу шәхес турында өйрәнеп, исәннәре, якыннары белән очрашып, тулы бер истәлек-хатирә яза ул. Арча кешеләре турында тарих яза дисәк тә була. Аның электрон почтага бер-бер артлы язмалары килеп тора. Соңгы вакытта гына да җырчы Габделфәт Сафин (Симетбаштан), Сикертәндә туып-үскән шагыйрь Илсур Хөснетдинов, Арча педагогика көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, “Арча егетләре” ансамблен оештырган Марсель Фәйзрахманов турында истәлек язмалары килде. “Безнекеләр” белән таныштырып торуын дәвам итә күрсен.
Арчадан шигырьләр язучы Роза Шәйхетдинова безнең белән һәрдаим элемтәдә тора. Ул шигырьләрен халык хөкеменә җибәрә, уйландыра торган язмалар юллый. Әле генә аның “Эх, алмагачлары, Ринатым...” дигән язмасы чыкты. Ире (яшьтән мәрхүм булды) утырткан алмагачлары инде картайган, корый да башлаган икән. Аларны кисмичә булмый. Ә бергә гомер иткән истәлек алмагачларын кистерергә кызганыч... Роза апа алмагачлар, Ринаты турында хис-тойгыларын шундый матур итеп язган, инде ничә кеше шалтыратты, елый-елый укыдык, шундый уйландыра, күңелгә тия торган язмаларны күбрәк бирегез әле дип. Без Роза апага газетабыз укучыларының фикерләрен җиткердек һәм сездән яңа язмалар көтәбез, дидек.
Урта Сәрдәдән китапханәче Әнисә Ишморатова очрашуга елмаеп, балкып килеп керде. Язмалары да үзе кебек якты. Кешеләр турында. Язганын яратабыз. Һәм яңадан-яңа язмаларын көтеп калабыз.
.jpg)
Курса-Почмак мәктәбендә физик тәрбия укытучысы Хәлил Хәсәнов, “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, район үзәк китапханәсеннән Рилә Абдрахманова шулай ук редакциядә кунакта булдылар. Хәлил мәктәп, авыл яңалыклары турында хәбәрләр җибәреп тора. Әле менә күптән түгел “Мәктәп укучылары белән бергә кышка кошларга җим – кызыл миләш җыйдык” дигән бик матур хәбәре килде. Фотолары да кызыклы һәм сыйфатлы. Дамир Таҗиев “Әлифба” музее белән бәйле истәлекләр, очрашулар турында тәфсилләп сөйли. Рилә Абдрахманова, билгеле, китапханә тормышыннан репортажлар яза. Һәркемнең үз темасы. Шуның белән дә аларның язмалары кыйммәт. Укучылар сараенда балаларны язарга, сөйләргә өйрәтүче, блогерлар әзерләүче Рамил Мөхетдинов шулай ук очрашуда катнашты. Без Рамилдән кызыклы язмалар һәм яңа хәбәрчеләр көтәбез.
Шурабаштан Федор Антипов район газетасын гомере буе укый. Ул аны көтеп ала һәм кайбер язмаларга үз фикерен һәм хатирәләрен язмыйча кала алмый. Аның язмалары газетабызны тагын да җанландырып җибәрә. Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров , Чөмә-Елгадан Фирдия Гафиятова хатларын да көтеп алабыз. Урыннардан килгән хатлар аерата кыйммәт.
Районның актив хәбәрчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды. Бергәләп фотоларга төшеп, рәхмәтләр әйтешеп, газетаны тагын да ничек эчтәлекле итеп була – шул турыда сөйләшеп, язарга һәм очрашып торырга сүз куешып саубуллаштык.
...Сөй халыкның дөньясын. Хәбәрчеләребез тагын да артыр, дип ышанабыз.
Румия Надршина,
хатлар бүлеге мөхәррире