Ярминкәләр дәвам итә

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Узган шимбәдә Арчада үткән ярминкәдә иң тиз сатылып беткән товар ашлык булгандыр.

Аннан алдагысында бәрәң-гегә чират иде. Килограммы 35 сумнан, бәрәңгесе дә шәп, кыйммәт дип зарланучы да күренмәде. Кем әйтмешли, акчаны ашый алмыйсың, булмаса читенгә туры килер иде.

Бу юлы сатучылары да күп, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләреннән тыш, бәрәңге сатучы шәхси хуҗалыклар да бар иде. “Кырлай” ширкәте, эрелегенә карап, килограммын 20, 25, 30 сумнан сатты.

Яңа Кенәр, Урта Курса авыл җирлекләре ярминкәне төп оештыручылар иде. Һәвәскәр артистлар җырлар бүләк итте.

Чираттагы ярминкә 6 ноябрьдә булачак.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International