Хөрмәтле гражданнар!

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

2022 елның гыйнварыннан «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.

          Шулай итеп, 2022 елның гыйнварыннан йөклелек һәм бала табу, бала туганда бер тапкыр бирелә торган, оешмалар юкка чыгу аркасында йөклелек чорында, йөклелек һәм бала табу буенча отпускка киткән чорда эштән азат ителгән хатын-кызларга, оешмалар юкка чыгуга, физик затлар тарафыннан шәхси эшкуар буларак эшчәнлек туктатылуга, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариусларның вәкаләтләре туктатылуга һәм адвокат статусы туктатылуга бәйле рәвештә бала карау буенча ял вакытында эштән азат ителгән затларга  бирелә торган пособиеләр;

       вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә, шул исәптән көндезге формада белем алучыга мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиешле затларга бер тапкыр бирелә торган пособие һәм бала карау буенча айлык пособие;

      чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие алу буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International