Кече Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды.
Көзнең кышка авышкан көнендә туса да, күңеле тирә-якка җылылык бөркеп, яз хасил итеп яши Розалин апаның: 4 баласының газиз кешесе, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбиләре бит ул! Дүртенче оныкчык дәү әбисенең юбилеена бүләк булып шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган.
Розалин апай Түбән Мәтәскә кызы, 60 елдан артык биредә килен булып гомер итә. Нинди килен ди, күптән шушы авыл кешесе ул! Көн дә чордашларын, кордашларын, бергә эшләгән иптәшләрен, туган-тумача, күрше-күләнен искә алып, аларның рухына Коръән сүрәләре багышлый. Ул дөньядан китүчеләрне саный китсәң... Ул бүгенге көндә кечкенә авылның иң өлкән кешесе. Бик күп авылдашларны бакыйлыкка озатырга язган икән шул... Киләчәген журналистика белән бәйләргә хыялланучы оныгы Зәлидә ялларга кайткан саен әбисеннән үткәннәрне сорашырга тырыша. Яшь буынга тарихны белү кирәк. Сөйли әбисе, хәтере инде күп вакыйгаларны югалтырга өлгерсә дә, сорау арты сорау яудыргач, искә төшә тагын.
Әнә ул, кыска гына, зифа буйлы, яшьлек бар булмышын матурлык, сөйкемлелек белән бүләкләгән яшь кыз, фермага сыер саварга килде. Беренче елда 10 сыер сауса, икенче елдан инде 12 булды алар. Бар хезмәт нәни куллар ярдәмендә башкарыла: иртә-кич кул белән савасың, асларын чистартасың, азыкны үзең төяп алып кереп, ашарларына саласың. Сыерлар бозаулаганда үзең бала тудырган кебек борчылып янында кизү торасың. Хезмәт юлын 7 классны тәмамлагач сарык караудан башлаган кыз кияүгә киткәнче ике дистә елга якын сыер сауды. Районда алдынгы савымчы булып. Мәскәүгә кадәр бару насыйп булды үзенә. Җәйге чорда сыерларны урманга җәйге лагерьга илткәч айлар буена өйгә кайта алмый урмандагы каравылчы йортында яшиләр иде.
Андый авырлыкларны ул чор кешеләре бар дип тә белмәгән. Алар ачлыкны, сугыш елларын үз башларында кичергән балалар шул. Тормыштан канәгать булып яши белүчеләр.
Әтисе Нуретдин үлгәндә 8 яше дә тулып җитмәгән бала була Розалин. Әнисе Әминә 4 бала белән тол кала. 4 баланың 2се Нуретдин абыйның беренче гаиләсендә дөньяга килгән. Берсе 3 яшьлек, икенчесе 3 айлык булып әниләреннән ятим калгач авылдашы Әминәгә яучы җибәрә ул. Әминә апа ике кызга әни булып килә. Кызларның дүртесен дә тигез күреп үстерә ана. Кызлар гомер буе бер-берсе белән тату булып, ярдәмләшеп яшәде. Бүгенге көндә Розалин апаның сеңлесе Флүдә дә өлкән яшьтә инде, апалары күптән дөньяда юк. “Әни яследә ашарга да пешерә, колхоз эшенә дә йөри иде. Мин кечкенәдән аңа булышырга көлтә сугарга, яшелчәлеккә йөрдем. Сугыш чоры бик авыр булса да, ашарга берни булмый утырганны хәтерләмим. Әни тамакны ач итмәде. Эшләгәненә акча биргәннәрдер, ягарга утын да сатып ала иде. Безнең авыл урманга ерак булганга, утын сатып йөрүчеләр килә иде. Мәктәптә кыш көннәрендә бик салкын, өскә, аякка киеп йөргәннәр онытылмый. Ягарга әни Казаннан зур кәгазьләр алып кайта да, шуны кисеп дәфтәр ясыйбыз, каләмне карага манып язабыз. Караны химик карандашны җебетеп ясыйбыз. Ул карандашны да Казаннан алып кайталар. Күп авырлыклар күрдек, ярый онытылган әле. Тормышлар рәтләнә барган саен онытыла барган”, – дип сөйли Розалин апа.
Бүгенге көндә ул Тәлгать абый белән салган йортта улы, килене, оныклары белән яши.
Шушы күркәм юбилейларны да бергәләп каршы алсаң икән лә... Насыйп булмады шул. Тәлгать абыйның яман чир белән дөньядан киткәненә чирек гасырга якын гомер узган. Ә яшьлек хатирәләре күңелдә матур ядкәр булып саклана: Мәтәскәгә кызлар күзләргә килгән Тәлгать белән танышып, берничә күрешүдән соң кавышкан чаклары әле генә кебек. Кайнанасы белән тату яшәде алар. Балаларына әби назы биреп үстергән кайнанасы Гатикәгә гомере буе рәхмәтле булып яшәде ул. Үзе дә киленен кызларына караганда да якынрак күрде сыман. Гомере ахырында авырып урын өстендә ятканда да гел “Розалин”, – дип торды. Якты хатирәләргә бай булырга тиешле балачагын, яшүсмер чагын ятимлек, сугыш урласа да, бәхетле, рәхәт тормыш картаймыш көненә калган, шөкер. “Балаларым мине кадерләгән, миңа күрсәткән игелекләре кебек үз балаларыннан да кадер-хөрмәт күреп яшәсеннәр”, – дип тели ана. Әниләренең ихлас кылган догасы, хәер-фатыйхасы ияләренә ирешми калмас.
Розалия Зиннәтова