Безнең районда халык санын алу ничек бара?

2021 елның 29 октябре, җомга

Арча районында халык санын алу кампаниясен 16 махсус участок алып бара. Аларда барлыгы 112 хезмәткәр эшли. 

Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәккә бардык.

Халык санын алучы хезмәткәр янәшәсендә районның статистика бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәтгалиев та бар иде. Ул да эшнең ничек барганлыгын күзәтергә килгән. 

“Әкренләп кенә булса да, халык санын алу эше бара. Әлегә күрсәткечләр без көткәнгә караганда кимрәк. Халык белән аралашырга әле вакытыбыз бар. Райондашларыбызның һәркайсы исәпкә керер дип ышанабыз. Әлеге эшкә һәркем җитди карарга тиеш”, – диде ул. 

“Көндезгә сәгать 11гә 8 кеше исәпкә алынды. Бу әлеге үзәккә килүчеләр генә. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да сорауларга җавап бирүчеләр бар. Бу эштә һәркемне катнашырга чакырам”, – дип кушылды исәпкә алучы хезмәткәр. 

Башка еллар белән чагыштырганда быел техник яктан эшләргә җайлырак булуын ассызыклый исәпкә алучылар. Чөнки бланкларның планшетта булуы эшне тизләтә, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында җавап бирү мөмкинлеге дә җиңеллек бирә. Мөмкинлекләр күп булса да, халыкның актив булмавы борчый аларны.

“Халык санын алу кампаниясендә берничә төрле юл белән катнашып булуын әйткәндә, техник яктан бераз уңайсызлыклар да килеп чыкканлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында сорауларга җавап биргән вакытта беренче эш итеп адрес сорала. Әгәр сез үз йортыгыз белән яшисез икән, адресны язганнан соң, “номер квартиры” дигән җиргә “1” дип куюыгыз таләп ителә. “Нет N квартиры” дигәнгә басмавыгыз сорала. Баскан очракта, сезнең җанисәп QR-кодыгыз дөрес булмый. Әгәр инде исәп алуда катнашканда әлеге хатаны җибәргәнсез икән, яңадан шунда кереп, адресны гына дөресләп язып кабат җибәрергә, яңа QR-код алырга кирәк. QR- кодны исәп алучыга күрсәтергә яисә әлеге кодны кәгазьгә чыгарып, исәпкә кергән гаилә әгъзаларының исем-фамилиясен, адресын язып статистика бүлегенә кертергә  кирәк. Шулай эшләгән очракта сезнең дә, безнең дә эш җиңеләер иде”, – дип мөрәҗәгать итте статистика бүлеге җитәкчесе. Әлеге мөрәҗәгатьне без, үз чиратыбызда, сезгә җиткерәбез һәм игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән райондашларны стационар исәпкә алу участокларына чакырып калабыз.

   Арча шәһәрендә

Совет мәйданы, 17 йорт, район Мәдәният йортының 2нче каттагы методистлар һәм режиссер бүлмәләре;

Вагыйзовлар урамы,11 йорт, мәгариф идарәсе, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Вагыйзовлар урамы, 14 йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Галактионов урамы, 26а йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Һ.Такташ, 58 йорт, күпфункцияле үзәк, 1нче кат, методистлар, директор бүлмәләре;

Авыл җирлекләрендә

Иске Чүриле авылы, Яңа урам, 52 йорт, мәдәният йортында урнашкан Иске Чүриле авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Урта Курса авылы, Яшьләр урамы, 13 йорт, мәдәният йорты бинасында урнашкан Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат;

Түбән Аты авылы, Үзәк урам, 37 йорт, мәдәният йортында урнашкан Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 3нче бүлмә;

Курса-Почмак авылы, Үзәк урам, 1 йорт, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте административ бинасы, 2нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Үрнәк бистәсе, Лесная урамы, 44а йорт, Үрнәк авыл җирлеге административ бинасы, хисапчылар бүлмәсе;

Түбән Мәтәскә авылы, Тукай урамы, 2 йорт, Иске Кырлай авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 3 йорт, Яңа Кырлай авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Ашытбаш авылы, Г.Тукай урамы, 19 йорт, мәдәният йортында урнашкан Ташкичү авыл җирлеге административ бинасы, 2нче кат, 2нче бүлмә;

Шушмабаш авылы, Мәктәп урамы, 1б йорт, Шушмабаш авыл җирлеге административ бинасы, 1 кат, хисапчылар бүлмәсе;

Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 10 йорт, Яңа Кенәр авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт, күпфункцияле үзәк, дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, сишәмбе – 9дан 20 сәгатькә кадәр, шимбә 8дән 13 сәгатькә кадәр.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International