Арча муниципаль районында яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
"Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия бирелә
- баласыз яшь гаиләгә-торак бәясенең 30% ы;
- 1 яки аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләгә (1 һәм аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган гаиләгә) — торак бәясенең 35% ы.
Программада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә куелу), түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты турында белешмә яки үз акчалары) һәм ир яки хатынның яше 35 тән артмау.
«Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу һәм торак йортны төзеп бетерү мөмкин. Шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую шарты белән, банк белән килешү төзегәнче ипотека кредиты түләү мөмкин.
Арча районы республиканың яшьләр торак программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. 2010 елдан алып, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында 22 гаилә торак шартларын яхшырта алды.
«Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру тәртибе нигезендә, 2022 елның мартыннан 31 майга кадәр бушлай субсидия алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру буенча эш алып барыла.
Программада катнашу өчен яшь гаиләләр тулырак мәгълүматны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлегендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Интернационал урамы, 16 йорт, «Арча» спорт мәктәбе бинасы, каб.№203 (тел: 8(84366)3-20-33)