Хөрмәтле райондашлар!

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!  Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы безнең һәрберебез  өчен мөһим, чөнки алар илебез һәм республикабыз тарихын искә алу, бердәмлек символы булып тора, милли татулык һәм уртак максатларга ирешүдә  бербөтен идеяне чагылдыра.

        Татарстан Республикасының  уртак язмышка ия күпмилләтле халкы, кеше хокукларын һәм ирекләрен, гражданлык татулыгын һәм бердәмлеген раслап, дәүләтебезнең чәчәк атуы хакына хезмәт куя. Безне һәрвакыт бөек Ватаныбыз, туган республикабыз һәм районыбыз өчен горурлык хисе берләштерсен.  Район халкының җаваплы гражданлык позициясе һәм максатка ирешүчәнлеге, ә иң мөһиме –   ниятләрдә һәм хезмәттә чын бердәмлек туган ягыбызның чәчәк атуы өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итсен.

       Кадерле якташлар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, рух күтәренкелеге һәм иминлек телим! Барлык  игелекле башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен.

 

Муниципаль район башлыгы                                                            И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International