Таэквон-до: уңышлар

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Арчалар Санкт-Петербургка “Дөнья Кубогы” ярышына киткән, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Дөнья Кубогы! Арчада шундый дәрәҗәле ярышта катнашырлык спортчылар бармы? Кемнәр алар? Тренерлары кем?

Бу хәбәр иң башта электрон челтәрдә таэквон-дочылар  төркеменә язылды. Таэквон-дочылар тренеры Газинур Борһа-нов белән сөйләштек. Яңалыкны газетаның сайтына да куйдык. Тренер Газинур Борһанов җитәкчелегендә өч егет ярышка барды. Алар: 2001 елгы Алмаз Закиров, Арчаның 6нчы мәктәбеннән 2005 елгы Ильяс Гыйльметдинов, Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбеннән 2006 елгы Алим Локманов. Нәтиҗәләр – сөенечле хәбәрләр бик тиз килеп иреште. Алмаз Закиров хапкидо ярышында бронза медаль алды. Ильяс Гыйльметдинов белән Алим Локмановта 5нче нәтиҗә. Санкт-Петербургтан самолет белән исән-сау әйләнеп кайткач, үзләре белән дә сөйләштек.

– Ярышлар кыен булды, – дип сөйләде Алмаз Закиров. – Көчле спортчылар җыелган иде. Мин болай канәгать, әмма тагын да яхшырак күрсәткечкә ирешеп була иде. Ярышка әти дә (Илфат) безнең белән барды. Кара поясны мин 2 ел ярым элек алдым.

Алмазның әтисе Илфат Закиров районда таэквон-до федерациясе рәисе.

– Арчаның 1нче мәктәбендә 9 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде Алим Локманов. – 1нче сыйныфтан таэквон-до секциясенә йөрим. Яраттым мин бу спорт төрен. Атнага бишәр көн шөгыльләнәбез. Күптән түгел республика күләмендәге ярышта өченче урынны алдым. “Дөнья Кубогы” ярышында 5нче урын. Мин бу нәтиҗә белән, билгеле, риза түгел. Максат – приз-лы урын алу иде.

– Беренче тапкыр Дөнья Кубогы ярышында катнаштым, шуңа да нәтиҗәдән мин канәгать, – диде Ильяс Гыйльметдинов. – Минем кызыл-зәңгәр пояс. 9 сыйныфта укыйм. 15 яшь. Таэквон-дога 1нче сыйныфтан йөрим. Ни өчен сайладым? Чөнки кечкенәдән мин таэквон-до спортчыларына кызыга идем.

Алда җиңүләр күп булыр әле! Әле беркөнне генә кичен “Арча” спорт комплексы залында таэквон-дочыларның шөгыльләнгәнен карап утырдым. Кичке шөгыльләре сәгать 6да башлана. Кызык: ап-ак кыр казлары кебек, түгәрәкләнеп тезелешеп, төрле күнегүләр ясап йөреп тора алар. Хәрәкәт аяк бармагыннан башланып, башка кадәр дәвам итә. Хәтта үземнең дә шушы аккошларга кушылып, төрле хәрәкәтләр ясыйсы килде... Ни өчен аккошлар? Чөнки таэквондо киеме ап-ак. Киемнәрне һәр спортчының үлчәмен алып тектерәләр. Ә таэквондист дәрәҗәсе поясның төсенә бәйле. Ул башта ак төстән башлана. Иң югарысы – кара төстәге пояс. Тренер Газинур Юнысович бер очрашуда болай дип сөйләгән иде. “Таэквон-до ул спорт кына түгел, ул тулы бер тормыш философиясе. Таэквон-до турында бернәрсә белмичә килгән укучы бездә таэквон-до остасы дәрәҗәсенә кадәр юл үтәргә тиеш. Бу физик күнегүләр генә түгел. Бездә спортчы рухи үсеш юлы үтәргә, тәртипкә, теләсә кайсы мохиттә үз-үзен тота белергә өйрәнергә тиеш”.

Һәм менә тагын күңелле хәбәр. Арча егете Алмаз Закиров Казаннан көмеш медаль алып кайтты. Идел буе федераль округтагы югары уку йортларында укучы студентлар арасында үтте ул. Алмаз Идел буе спорт академиясеннән кудо буенча дөнья чемпионыннан гына калыша. 2019 елда ул хапкидо буенча Европа чемпионы булды! Без ул вакытта тренер Газинур Борһановка хапкидо нинди спорт төре ул, дип сораган идек. “Хапкидо ул Кореяның сугыш сәнгате, – дип аңлатты тренер. – Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугыш алымнары белән җиңү. Хапкидо алымнарын хәзер күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында кулланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте”.

Бүген районда таэквон-до секциясенә 90лап бала йөри. Хәзер тренер Газинур Юнысовичның улы Руслан Борһанов та дәресләр алып бара. Балаларга ничек җайлы: көндез һәм кичен шөгыльләнәләр. Ярышлар әледән-әле булып тора. Һәм җиңүләр дә. Уңышлар!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International