Капкаларыгыз ачыкмы, исәпкә алучы йөри!

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның 15 октябреннән башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Соңгы тапкыр мондый исәпкә алу кампаниясе 2010 елның октябрь аенда үткәрелде. Халык санын алу бер ел элек узарга тиеш иде, пандемия аркасында ул кичектерелде.

Районыбызда әлеге эш бик җитди алып барыла. Стационар участокларда да, өйдән-өйгә йөреп тә эшли исәпкә алучылар. Барлыгы 112 кеше хезмәт куя. Төп эшләреннән соң өстәмә чыгып эшләүчеләр һәм үзмәшгульләр бар араларында.

Берничә атна элек шәһәребезнең күпфункцияле үзәгенә (МФЦ) барган булсак, узган атнада исәпкә алучы хезмәткәр белән  йортларга кереп, халык санын алуның ничек барганлыгын күзәттек. Исәпкә алучы Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән киемнән иде: яктылык кайтаргыч полосалары булган зәңгәр жилет һәм махсус шарф. Планшет, бланклар өчен зәңгәр төстәге махсус сумкасы һәм таныклыгы да бар.

– Миңа бирелгән участокка 4 урам керә. Бүгенге көнгә әлеге урамнарда яшәүчеләрнең 55 проценты исәпкә алынган. Бу сан белән мин канәгать. Тик инде берничә тапкыр килеп тә капкаларын ачтыра алмаган хуҗалыклар бар. Көндез эштә, кич капкаларын бикләп куючылар күп. Шакып ишетмиләр, звоноклары да юк андыйларның. Күпфатирлы йортларда йөрүе җиңелрәк. Бер тапкыр домофонны ачтырып керә алсаң, барлык фатирга керергә була. Яшь гаиләләр белән аралашуы җиңелрәк, урта яшьтәгеләр арасында җанисәпкә тискәре карау-чылар да бар. Андыйларга исәпкә алуның ни өчен кирәклеген аңлатып, аралашу юлларын табабыз. Ә өлкәннәр бик теләп каршы ала, чәйгә чакыручылар да бар, – дип сөйләде исәпкә алучы Алинә.

Шулай сөйләшә-сөйләшә Гагарин урамындагы берничә шәхси йортның ишеген шакыдык. Икесенең капкасы ачык булса, берсенә керә алмадык. 

Чиканаста туып-үсеп, бүген Арчада яшәүче Сания ханым халык санын алуга уңай каравын җиткерде.

– Илебездә барган бу эш алып барыла икән, димәк, бу халык өчен кирәк. Электән килгән халык санын алуны мөһим дип саныйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт, армый эшләгез, – дип озатып калды ул безне.

Шушы ук урамда яшәүче Илһамия һәм Марсель Галиевлар өйләренә үк дәштеләр. Сорауларга татарча матур итеп җавап бирде әлеге пар. Үзләрен һичшиксез “татар” дип яздырдылар.

– Балаларыбызны татарча тәрбияләп үстердек. Үземә рус телендә дәш-

сәләр, мин сезне аңла-мыйм, татарча әйтегез дип җавап бирәм. Татар булуыбыз белән горурланабыз, – диде Илһамия ханым.

Өйдән-өйгә йөреп, халык санын алу барышында исәпкә алучы Алинә Гыйләҗиеваның кеше белән аралашуына сокланып йөрдем. Йорт хуҗалары белән итагатьле итеп сөйләшүе, һәр сорауга ачыклык кертеп бирүе үз эшенең остасы икәнен күрсәтеп тора.

– Кичке тугызда да чыккан көннәр бар. Иртән иртүк, халык эшкә таралышып беткәнче дә йөрергә әзер. Райондашларыбыз безне кире бормасын, аңлап кабул итсен иде, – дигән теләген белдерде ул.   

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International