30 октябрь – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.
Шул уңайдан Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында матәм митингы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
– Тарихыбызда шундый караңгы яклар да бар. Без сәяси репрессия корбаннарын беркайчан да онытырга тиеш түгел, – диде ул.
Арча районы мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт һәм Лин атакай шул елларда һәлак булган якташларыбыз рухына дога кылдылар.
Соңыннан митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Исрафил Насыйбуллин