Инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру процессында катнашучы белгечләрнең компетенцияләре дәрәҗәсен, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык (алга таба ДХП) инструментларын кулланып, арттыру максатларында, 2022 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган уку-укыту программалары исемлеге белән танышырга һәм түбәндәге квалификация күтәрү программалары буенча укулар узу өчен профильле хезмәткәрләрне җибәрергә тәкъдим итәбез (алга таба – ППК):
- «Инфраструктура проектларында коммуникацияләр белән идарә итү» (2022 елның февраль – март айлары).
- "Җәмәгать транспорты өлкәсендә ДХП» (2022 елның март – апрель айлары).
-"Сәламәтлек саклау өлкәсендә ДХП» (2022 елның апреле).
- "Спорт өлкәсендә ДХП» (2022 елның май).
- "Цифрлы икътисад контекстында ДХП " (2022 елның июле).
- «ККК белән эш итү өлкәсендә ДХП» (2022 елның сентябре).
-"Проектны финанслау" (2022 елның ноябрь-декабре).
ППКны оештыручылар-Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм «Гиперион» стратегик төркеме.
Программалар инвестицияләр җәлеп итү, концессион һәм ДХП-проектларны тормышка ашыру, шулай ук проектның кызыксынган яклары: дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, инвесторлар, халык, контроль-күзәтчелек органнары, федераль регуляторлар, иҗтимагый активистлар һәм экологлар арасында нәтиҗәле коммуникацияләр булдыруга юнәлдерелгән.
ППК видеолекцияләр, көндезге дистанцион сессияләр, интерактив уеннар, практик кейслар, формаль булмаган аралашу, белемнәргә тест, инфраструктура тест-драйвлары үткәрүне күздә тота. Йомгаклау тестын узган тыңлаучыларга РАНХиГСның билгеләнгән үрнәктәге таныклыклары тапшырылачак.
Программалар инфраструктура проектларын әзерләүдә һәм тормышка ашыруда турыдан-туры катнашучы белгечләргә генә түгел, транспорт, шәһәр төзелеше реформаларын планлаштыруда һәм тормышка ашыруда, шулай ук калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформаларда катнашучы хезмәткәрләргә дә файдалы булачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләргә уку-укыту программалары турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Оештыру, үткәрү һәм өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы зат – Людмила Чеснюкова, тел.+7 903 444 42 55 luch@hyperion-sg.ru