Хәзерге вакытта медицинада заманча инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары кулланыла, ләкин элеккечә үк сәламәтлек саклауның торышы аның учреждениеләрендә кан запасларының булуына бәйле, аларны алыштырып булмый, донорлардан гына алып була.
Безнең тормышта кан бирүче донорлыктан да мәрхәмәтлерәк гамәл юк! Кан тапшыручы донорны аның канының кемгә ярдәм итәчәге кызыксындырмый, ул гражданлык вазифасын үти. Кешеләргә яшәүгә өмет бүләк итү бәһасез!
16, 17, 18 ноябрьдә Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кан үзәге белгечләре «Арча РҮХ» ДАССОсы белән бергә Донор көннәре үткәрәләр.
Барлык битараф булмаганнарны көтеп калабыз:
• 16 ноябрь-Шушмабаш авылы (табиб амбулаториясе);
• 17 ноябрь-Яңа Кенәр авылы (участок хастаханәсе);
• 18 ноябрь-Арча шәһәре, Совет урамы, 17 йорт (район мәдәният йорты).
Кабул итү 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кан бирүгә әзерлек: ашамыйча яисә җиңелчә генә ашап килергә (печенье белән чәй), алдагы көнне кичтән майлы, сөтле ризыклар ашамаска.
Донорлыкны үстерүдә һәм кеше гомерен саклап калуда уртак тырышлык дөньябызны баерак итәр, битараф булмаган барлык кешеләр өчен үрнәк булыр дип ышанабыз!
КАН БИРЕП, ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТӘСЕҢ!